Узган елда үзмәшгульләрдән Татарстан казнасына 2,1 миллиард сумлык салым кергән. Алдагы елдагы белән чагыштырганда 0,7 миллиард сумга яки 46 процентка зуррак сан бу.
Республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, быел гыйнвар аенда үзмәшгульләр 0,2 миллиард сум күләмендә салым түләгән. Салым күләме арту мондыйларның саны үсүгә бәйле. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, ел башына республикада “Һөнәри керемгә салым” режимын кулланучы 358,7 мең үзмәшгуль исәпләнгән. Салымның бу төре 2019 елда эксперимент рәвешендә кертелгән. Ул бөтен ил күләмендә 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat