Дәүләт Думасы ана капиталын 2030 ел азагына кадәр озайтты

Дәүләт Думасы депутатлары пленар утырышта ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турында закон кабул итте. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ».

Закон проектын Дәүләт Думасына карауга РФ Хөкүмәте 2024 елның 19 декабрендә кертте. Үзгәрешләрне «Балалы гаиләләр өчен дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга кертергә тәкъдим ителә.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, 2027 елдан 2030 елга кадәр Россиядә биш миллионга якын гаилә ана капиталы алу хокукына ия булачак. Якынча бәяләүләргә караганда, закон проектын гамәлгә ашыру өчен 2027-2030 елларда бюджеттан 2,776 триллион сум күләмендә өстәмә чыгымнар таләп ителәчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү