Бүген Мамадыш районы Советының хисап утырышында 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Муниципаль депутатлар шулай ук 2025 елга бурычлар турында да фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына эш сәфәре кысаларында төзелеп килүче күпфункцияле спорт үзәгендә булды.
Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Вадим Никитин белән бергә «Территорияләрне комплекслы үстерү» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла торган Мамадыш шәһәрендәге спорт үзәгенең төзелеш эшләре барышы белән танышты.
1442,3 кв. м мәйданлы 100 кешегә кадәр сыйдырышлы объектта эшләр 2024 елның февралендә башланган, төзелешне быел җәен тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта спорт комплексында эчке эшләр алып барыла. Үзәктә төрле спорт төрләре буенча спортчылар шөгыльләнә ала, чөнки зал – универсаль. Объектның генераль подрядчысы «СтройГрадИнжиниринг» СФ» җәмгыяте. Объектны төзүнең гомуми бәясе — 195 млн сум.
Район Советының хисап сессиясе Мамадыш политехника көллиятендә узды. Утырышның төп көн тәртибенә керешкәнче, муниципаль депутатлар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. МХО уздыру зонасына Мамадыш районыннан 500дән артык хәрби хезмәткәр киткән.
Район башлыгы Вадим Никитин сүзләренә караганда, 2024 ел нәтиҗәләре буенча мамадышлылар барлык юнәлешләр буенча тотрыклы үсешне саклап кала алганнар. Тулай территориаль продукт күләме 2023 елга карата 12% үсеш белән 18,9 млрд сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүенең җибәрелгән товарлар күләме 17 млрд 851 млн сум тәшкил иткән, узган елга карата 14% ка арткан. Сәнәгать җитештерүе индексы 104,4% тәшкил иткән. Финанслауның барлык чыганаклары хисабына узган ел территория үсешенә 4 млрд 550 млн. сум инвестиция җәлеп ителгән.
Район башлыгы районның алдынгы сәнәгать предприятиеләренең инвестицияләрнең тотрыклы үсешен саклап калулары, аларны модернизацияләүгә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтүләре турында сөйләде. Мәсәлән, «Азбука сыра» предприятиесе филиалы узган ел 8,5 млрд сумлык продукция җитештергән, бу узган ел белән чагыштырганда 5% ка күбрәк. «Бүген завод тәүлеккә 500 тонна сөт эшкәртә. Күптән түгел предприятие үзенең озак сроклы үсеш планын тәкъдир итте, аның нигезендә быел ук товар продукциясе күләмен 10 млрд сумга җиткерү планлаштырыла», – дип планнары белән уртаклашты район башлыгы.
Районның авыл хуҗалыгы традицион рәвештә икътисадның төп тармагы булып тора, аның өлеше тулаем эчке продуктта 31% тәшкил итә. Районда 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 103 крестьян-фермер хуҗалыгы, 8 кооператив эшли, аларда 1986 кеше хезмәт куя.
Авыл җирендә демография турында сөйләгәндә, район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә элеккечә үк җитәкчелек өчен борчулы булып кала. «Бу, беренче чиратта, эшкә яраклы халыкның соңгы дистә еллар дәвамында эшкә урнашу һәм яшәү өчен зур шәһәрләргә күченүенә бәйле, – диде Владимир Никитин. – Быел авыл халкына һәм авыл җиренә эшкә урнашучыларга яңа торак төзегәндә социаль түләүләр бирү һәм икенчел торак сатып алу буенча яңа муниципаль программа башлап җибәрдек. Без шулай ук өстәмә социаль ярдәм чарасы керттек – бала туганда һәм аны районыбызда теркәгәндә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның баласы туган очракта – 20000 сум күләмендә».
Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бүген республиканың барлык муниципалитетларында хисап сессияләре уза. “ Район активы белән ачык әңгәмәдә эш йомгаклары турында фикер алышу һәм яңа бурычлар куюның яхшы форматы табылды», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин узган ел районның социаль-икътисади үсеш рейтингында уңай динамика күрсәтүен һәм берьюлы дүрт позициягә күтәрелеп, 23 нче урынны алуын билгеләп үтте. “Мамадыш районы – алдынгы һәм үсештә булган районнарның берсе, – диде парламент җитәкчесе, – бурычларны дөрес кую, башкарылган эшләргә үз-үзеңне тәнкыйтьләп анализ ясау һәм нәтиҗәләр ясау республиканың иң зур районнарының берсенең уңышын тагын да арттырырга мөмкинлек бирер дип ышанам».
ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда районда 15,1 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган (ТРда 19 нчы урын). Федераль, республика һәм башка программалар хисабына 700 млн.сумга якын 29 объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән. «Мамадыш районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, – узган ел торакны файдалануга тапшыру һәм социаль инфраструктураны үстерү күзлегеннән чыгып караганда район өчен уңышлы булды. Әмма планнарны үстерерлек резервлар да бар әле».
20 елдан артык Мамадыш районын җитәкләгән Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов якташларына туган җирне үстерү юнәлешендә актив эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Бу саннар һәм күрсәткечләр артында якташларыбыз – мамадышлыларның зур хезмәте тора.
Районыбызда иң кыйммәтле нәрсәләр – аның кешеләре, алар белән тауларны күчерергә мөмкин, дип кабатлап туймаячакмын», – диде Анатолий Иванов.
Хисап сессиясе азагында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Рөстәм Усманов катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat