Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Герои Татарстана» программасына сайлап алу башлануы турында хәбәр итте. Әлеге программа нидән гыйбарәт?
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул Россия Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Время героев» федераль программасына нигезләнгән.
– Сезнең алыштыргысыз тәҗрибәгез, күнекмәләрегез һәм белемнәрегез алга таба да дәүләт алдында тора торган бурычларны хәл итүдә таяныч булырга тиеш. Ватанны саклаучылар елында без «Батырлар. Герои Татарстана» программасын башлап җибәрәбез. Аның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү. Кадерле ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, бу программада актив катнашырсыз дип ышанам, – ди Татарстан Рәисе бу уңайдан мөрәҗәгатендә.
Республика башлыгы тәкъдиме белән тормышка ашырылучы әлеге программа кысасында хәрбиләр һәм ветераннарга Татарстанның дәүләт һәм муниципаль идарә системасында һәм башка өлкәләрдә җитәкчелек вазыйфаларында эшләү мөмкинлеге биреләчәк. Анда һөнәри белеме һәм кешеләр белән идарә итүдә тәҗрибәсе булган махсус хәрби операциядә катнашучы (яки ветеран) Россия Федерациясе гражданиннары катнаша ала.
Программага теркәлү вакыты – 2025 елның 18 февраленнән алып 30 мартына кадәр. Сайлап алу конкурс шартларында узачак һәм берничә этаптан торачак. Алар – batyrlar-rt.ru сайты аша теркәлү, анкета тутыру, эссе язу, тест һәм әңгәмә узу. Сайлап алу процедурасы һәр кандидатка, шул исәптән, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булучыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирерлек итеп оештырылган.
Җиңүчеләр исә:
– идарә итү осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән махсус белем бирү программасы буенча укый;
– шәхси остаздан консультацияләр ала;
– дәүләт һәм муниципаль органнарда стажировка уза;
– яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, муниципаль берәмлекләрне һәм Татарстанны үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнаша;
– үзен һөнәри яктан үстерә, дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә сынап карый алачак.
Сайлап алуны уздыруның вакыты һәм этаплары, шулай ук кандидатларга таләпләр турында тулырак batyrlar-rt.ru. сайтында танышырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat