«Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабы дөнья күрде

Татарстанның ЗАГС идарәсендә «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабы тәкъдим иттеләр. Китап Татарстан китап нәшриятында басылган. Әлеге китап татар һәм рус телләрендә басылып чыккан. Мондый китап инде 2020 елда бер басылган була. Ә монысын “кесә китабы” дип атыйлар.

Китапның һәр варианты 1000 данә тираж белән чыккан. Шуларның 850се республика китапханәләренә таратылачак. Тагын 150 данә кибет киштәләренә куелачак. Өстәмә тираж чыгару мәсьәләсе сатылуга карап хәл ителәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү