Дөнья үзгәрде: әле кайчан гына эш бирүчеләр пенсия яшенә җитүчеләрдән йөз чөерсә, хәзер үзләре үк «тәҗрибәле буын» артыннан куа башлаган. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, илдә илле яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ихтыяҗ ике тапкыр арткан. Аларны күбрәк иминлек, авыл хуҗалыгы, сәнәгать кебек тармакларга чакыралар. Без әле кая барабыз?
Лаеш районының Усад бистәсендә яшәүче Дамир Гарифуллинга 67 яшь. Казандагы АТПларның берсендә сакчы булып эшли ул.
– Озак еллар автобус йөрттем. Соңгы елларда ул эштән туктадым. Күз дә ул кадәр яхшы күрми, көне буе рульдә йөреп, буыннар сызлавы да сиздерә инде хәзер. Нишләтәсең, паспорттагы яшьне алдап булмый. Тик оешма җитәкчесе китмәвемне үтенеп, биредә үк сакчы булып калырга тәкъдим итте. Ризалаштым, чөнки предприятиенең һәр почмагын диярлек беләм. Яшьләргә автобус ремонтларга да булышам әле, гел ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, – ди ул.
«Hh.ru» эш табарга ярдәм итү хезмәте мәгълүматларына караганда, былтыр 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хезмәткәрләргә ихтыяҗ ике тапкыр арткан. Аларны күбрәк иминлек, авыл хуҗалыгы тармакларына, сәнәгать предприятиеләренә һәм чимал чыгару өлкәсенә чакыралар икән.
– Эш бирүчеләрнең эш эзләүче кешенең яшенә сагаеп каравы гаҗәпләндерә. Төзелеш, архитектура, югары белем, хәтта хезмәт күрсәтү тармагында тәҗрибәле белгечләрдән башка була димени? – дигән бу уңайдан Ил Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Ольга Жильцова. – Әйе, яшь мөһим булган юнәлешләр дә бар. Мәсәлән, профессиональ спортчылар. Шул ук вакытта, остазы булмаган яшь прораб төзелеш оешмасы өчен зур бәлагә әверелергә мөмкин.
Аның әйтүенчә, хезмәт базарында өлкән яшьтәге эшчеләргә ихтыяҗ алга таба да үсәчәк. «Беренчедән, аларның тәҗрибәсе кирәк булса, икенчедән, бу – демографик вазгыятькә бәйле», – дигән ул.
Статистика мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше эшкә сәләтле яшьтән узган. Бер миллионга якын кеше дигән сүз бу! Алай гына да түгел, 2030 елда республикада яшәүче һәр өченче кеше эшкә сәләтле яшьтән узачак, дип фаразлана. Ә эшләргә кирәк.
Илдә эшсезлек дәрәҗәсе дә бик түбән. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән саннардан күренгәнчә, бүген республикада эшкә сәләтле яшьтәге 2075,3 мең кеше бар. Татарстанда яшәүче 15 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында мәшгульлек дәрәҗәсе 62,4 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Идел буе федераль округында әлеге сан – 60,8, ил күләмендә – 61,6 процент. Республикада эшсезлек дәрәҗәсе – 0,16 процент.
– Бүген Казанда гына да 14 мең вакансия буш. Бер эш эзләүчегә 11 эш урыны туры килә. Барыннан да бигрәк, эшкәртү сәнәгате, төзелеш, сәүдә, транспорт һәм логистика кебек тармакларда эшчеләр җитми, – ди Татарстан мәшгульлек үзәге җитәкчесе Тимур Муллин. – Алдагы биш елда Татарстанда инженер-конструкторлар, эшләнмәләр уйлап табучыларга, квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ зур булачак.
Карт ат буразнаны бозмый, ди тәрәзәләр кую белән шөгыльләнә торган оешма җитәкчесе Ринат Мусин. «Минем коллектив зур түгел. Барыбыз бергә – унике кеше. Шуның бишесе – 50, 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яшьләрдән бер дә кимен куймыйлар. Киресенчә, алар эшкә бик җаваплы карый, барысын да җиренә җиткереп эшләргә тырышалар, үзара да, клиентлар белән дә уртак телне тиз табалар. Иң мөһиме – зур хезмәт хакы сорамыйлар (көлә). Әйе, аларга заманча җиһазларда эшләргә өйрәнергә күбрәк вакыт кирәк. Аның каравы, ышанычлы хезмәткәрләр. Бүген яшьләрнең эш урынына гына түгел, тормышка карата да таләпләре бик зур. Тик Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән.
Сан
Былтыр республикада мәшгульлек үзәкләренә 37,1 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 78,5 проценты эш тапкан.
Татарстанда эшчеләргә ихтыяҗ кайсы тармакларда зуррак?
Сәнәгать 19%
Төзелеш 17%
Транспорт һәм логистика 10%
Сәүдә 7%
Фән һәм мәгариф 7%
Медицина 5%
Туризм һәм кунакханә бизнесы 4%
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat