Татарстанлылар кредитларны сирәгрәк ала башлаган

Татарстан агымдагы елның гыйнварында бирелгән кредитлар күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында җиденче урынны биләгән. Бер ай эчендә республикада 4,15 млрд сумлык 30,31 мең шундый килешү төзелгән.

Әлеге мәгълүматларны берләштерелгән кредит бюросы (ОКБ) китерә. Узган елның декабре белән чагыштырганда Татарстанда рәсмиләштерелгән кредитлар күләме 18% ка кимегән. Татарстанда гыйнвар аенда уртача чек 137 мең сум тәшкил иткән. Рейтингта Мәскәү беренчелекне били, анда алынган кредитларның гомуми суммасы 14,91 млрд сумга җиткән. Икенче урында Мәскәү өлкәсе – 11,13 млрд сум, өченче урында Краснодар крае, анда 6,16 млрд сум кредит алганнар.

Рейтингның аутсайдерлары Липецк өлкәсе (0,92 млрд), Коми (0,93 млрд) һәм Киров өлкәсе (0,95 млрд) булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү