28 февральдән Казан метросында юл йөрү бәясе 43 сумга җитәчәк. Түләүнең теләсә кайсы ысулын кулланганда да бәя шул ук калачак. Хәзер карта белән түләгәндә метрода бару бәясе 38 сум тора. Шулай итеп, юл хакы 5 сумга кыйммәтләнә. Башка җәмәгать транспортында – автобус, троллейбус һәм трамвайда юл йөрү бәясе инде 1 гыйнвардан 43 сумга кадәр күтәрелгән.
“28 февральдән метрода йөрү бәясе, “тере” акча, банк һәм транспорт карталары белән түләгәндә 43 сум тәшкил итәчәк”, – дип хәбәр ителгән “Метроэлектротранс” оешмасыннан.
Бары тик 100 тапкыр һәм аннан күбрәк баруга исәпләнгән транспорт картасы белән түләгәндә генә юл хакы очсызгарак төшеп, 33 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш ел азагына кадәр биометрия ысулы белән түләгәндә һәр барудан 15әр сум күләмендә кешбэк сакланып калачак.
Исегезгә төшерәбез: Казанда быел 1 гыйнвардан җәмәгать транспортында карта белән, шулай ук “тере” акча белән түләгәндә юл бәясе 43 сумга җитте. Моңа кадәр “тере” акча белән – 42 сум, карта белән – 38 сум түлисе иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat