Казанда ике трамвай йөртүченең сугышканы ВИДЕОга эләккән 

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Сәетгалиев урамында ике трамвай йөртүченең пассажирларның күз алдында сугыша башлаулары турында хәбәрләр таралган.

“Метроэлектротранс”ның матбугат хезмәте “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, әлеге хәл буенча тикшерү үткәрелә. Предприятие мәгълүматлары буенча, җәнҗалның сәбәбе бер йөртүченең икенчесен уздырып җибәрмәвенә бәйле.

“Трамвай йөртүчеләр, вазыйфаи инструкцияне бозулары сәбәпле, февраль ае өчен премиядән мәхрүм ителәчәк. Әлеге йөртүчеләрнең эшен трамвай депосы җитәкчелеге контрольгә алды. Депоның барлык трамвай йөртүчеләре белән пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы һәм аларны йөртү кагыйдәләре буенча планнан тыш инструктаж үткәреләчәк. Пассажирлардан китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу итүләрен сорыйбыз”, – дип хәбәр ителгән предприятиедән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү