Татарстанда «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе уза

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилее һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе башлана. 9 майга кадәр 80 көн дәвамында Татарстан шәһәрләре һәм районнарында совет солдатларының батырлыгы турында истәлекне һәм сугыш хакында тарихи дөреслекне саклауга юнәлдерелгән чаралар узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, туган илгә мәхәббәт уяту – безнең министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Үсеп килүче буын үз тарихын, ата-бабаларының батырлыкларын белергә тиеш», — дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Бүген «Патриот» үзәге базасында «Җиңү-2025» Республика хәрби-спорт уены башлана. Инде 12 ел уза торган уенның финалында республиканың төрле почмакларыннан 15 команда – сайлап алу этапларын үткән 200дән артык үсмер һәм кыз катнаша. Аларда барлыгы 12 меңнән артык үсмер осталыгын күрсәткән. Катнашучыларга тарихны белүләрен, хәрби әзерлек, шулай ук беренче ярдәм күрсәтү, автоматны сүтеп җыю һәм каршылыклар полосасын буйсындыру күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак.

Казанның Җиңү паркында «Студентлар хәтер уты» акциясе башлана. Ике ай дәвамында төрле югары уку йортлары студентлары ут тапшырыр, истәлекле чараларда катнашыр, ветераннар белән очрашыр һәм Бөек Ватан сугышына багышланган проектларны гамәлгә ашырыр дип көтелә. Акция, буыннар элемтәсен символлаштырып, Җиңү паркындагы барлык утларны берләштерү белән тәмамланачак.

Бүген шулай ук бүген Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волонтерлар корпусы ачыла. Кич белән «Созвездие – Йолдызлык» театрында «Варшава көе» спектакленең премьерасы була.

Татарстанның барлык муниципалитетларында Бердәм гамәлләр көннәре үткәреләчәк. Алар арасында «Хәтер дәресе», «Хәтер дивары» акцияләре, «Узган елларның тере хәтере» видеороликларын яздыру, чәчәкләр салу һәм башка чаралар бар. Социаль челтәрләрдә барлык тематик постлар #победа80 һәм #победа80РТ хештеглары белән урнаштырыла.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү