Казан аэропортында Баку шәһәренә рейсларны яңартып җибәрергә җыеналар

Казан аэропортында Әзербәйҗан башкаласы Баку шәһәренә рейсларны яңартуга өметләнәләр. Бу хакта “Татар-информ” аэропортның коммерция директоры Андрей Лопатин сүзләренә таянып яза.

“Рейслар партнерларыбыз – Әзербәйҗан ягы карары белән туктатылган иде. Әмма без даими рәвештә алар белән элемтәдә торабыз. Озакламый әлеге рейсларны яңартуга өметләнәбез”, – дип белдергән ул.

Казан – Баку юнәлешендә самолетлар атнасына 5 тапкыр очкан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү