Бер төндә 4 егетнең гомерен өзгән фаҗиганың сәбәбе ачыкланды

8 февральдән 9 февральгә каршы төндә Казанда 19 яшьтән 24 яшькә кадәрге дүрт егетнең гомерен өзгән фаҗига була. Алар арасында арендага алынган фатирда дуслары белән бергә яшәгән абыйлы-энеле бертуганнар да булган.

Студентларның мәетләрен фатирдан су басуны күргән күршеләре таба.Мәрхүмнәрнең берсе ванна бүлмәсендә булган, калганнары — кунак бүлмәсендә. Һәлакәт урынында билгесез матдәләр салынган пакет тапкач, бу башта наркотикларның фаҗигагә катнашы бардыр дигән шик тудырган. Әмма, туганнарыннан алынган рәсми мәгълүматка караганда, экспертиза үлем сәбәбе сөрем газы белән агулану булуын күрсәткән. Бу газ чыгу белән бәйле бәхетсезлек очрагы турындагы фаразны раслады, дип хәбәр итә «Казанские ведомости«.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү