Никахың озын гомерле булса, акча түлиләр. Россиядә 30 елдан артык никахта яшәгән гаиләләргә акча бирергә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты керткәннәр.
– Күп балалары, оныклары булган гаиләләр еш кына гаилә династияләре барлыкка килүгә сәбәпче була, мондый парларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итәргә мөмкин һәм кирәк тә, – диде шушы тәкъдим белән чыккан депутат, ЛДПР партиясе вәкиле Ярослав Нилов.
Шулай итеп, озын гомерле никах өчен түбәндәге түләү тәкъдим ителә:
30 000 сум – бергә яшәүнең 30 еллыгы уңаеннан;
40 000 сум – бергә яшәүнең 40 еллыгы уңаеннан;
50 000 сум – бергә яшәүнең 50 еллыгы уңаеннан;
60 000 сум – бергә яшәүнең 60 еллыгы уңаеннан;
70 000 сум – бергә яшәүнең 70 еллыгы уңаеннан.
Закон проектына аңлатма язуында хәзер мондый түләүләр Россиянең 19 субъектында һәм берничә шәһәрдә бар, дип тә искәртелә. Түләүләр еш кына 50 ел бергә яшәгән парларга каралган.
Нәфисә Сабирҗанова, шагыйрә, җырлар авторы (гаилә стажы – 38 ел):
– Депутатларның мондый тәкъдименә мин уңай карашта. Акча әле берәүнең дә эчен тишмәгәндер. Хөкүмәтнең андый мөмкинлеге булса, түләсен, рәхмәт кенә. Бу гаилә өчен яхшы ярдәм булыр.
Әмма акча биреп кенә гаилә бәхетен саклап булмый. Гаиләне акча түгел, мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, балалар саклый. Өйдәге җылылык, тәмле ризык исе, чиста, матур мохит саклый аны!.. Сине яраткан кешедән, рәхәт өйдән берәү дә чыгып китми.
Ирем белән 38 ел бергә. Студент елларында дус булып йөрдек. Бер-беребезне белә башлаганга быел җәмгысы 43 ел була! Без инде хәзер ир белән хатын гына түгел, туган, дус, иң якын кешеләр. Тормышта төрлесе булды. Әмма бер-береңә булган мәхәббәт, аек акыл, аңлашу гаиләне саклап калды. Акча түгел!
Алсу ХӘКИМОВА, музей җитәкчесе (гаилә стажы – 20 елдан артык)
– Никах нигезендә бер-береңә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт ята дип уйлыйм, чөнки бу төшенчәләр булмаса, әллә нинди акчалар бирсәләр дә, гаилә тормышы барып чыкмаячак. Аллаһы Тәгалә балалар бирсә, гаилә бигрәк тә нык була. Алар этәргеч бирә. Акчаның күктән төшкәнен генә көтеп ятмыйсың.
Әмма бу яңалыкка уңай карыйм. Тормыш булгач, акчасы да кирәк. Кешенең ипотекасы, башкасы бар, сәламәтлекне дә кайгыртырга кирәк, балаларны да үстерәсе бит… Ирем белән бергә яши башлавыбызга ике дистә елдан артып китте. Тормышымнан бик тә канәгать мин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, декрет ялындагы әни (гаилә стажы – 2 ел):
– Гомумән алганда, бу яңалыкка каршы дип әйтә алмыйм. Акча кайчан да, кемгә дә кирәк ул. Әмма яңа гына гаилә корып яши башлаган парларга ул күбрәк кирәк дип саныйм. Үземнең мисалымнан чыгып әйтә алам. Ике ел гаилә булып яшибез, бер яшьлек балабыз бар. Декретта утыргач, миңа аена 15 мең сум тирәсе акча килә. Дәүләт, бала пособиеләрен гамәлдә калдырып, хатын-кызга эшләү мөмкинлеге дә бирә. Әмма ул сабыйны кемгә калдырып чыгып китәсең? Монысы бер.
Икенчедән, без әлегә фатир арендалап яшибез. Аңа да аз түләмибез. Ирем күпме генә акча эшләсә дә, аның хезмәт хакының яртысы арендага, башка түләүләргә тотыла. Шуңа күрә яшь парларга акча күбрәк кирәк тә инде. Дәүләт үзенең ярдәмен бик күп тәкъдим итә, моңа булышабыз, болай итәбез, диләр. Әмма мин бу ярдәмне үз мисалымда бик тоймыйм… Бер мең биреләме, биш меңме, бер тапкыр биреләме ул, ун тапкырмы – үзең тир түгеп алмаган акча күктән төшкән бүләк буларак кабул ителер иде. Андый ярдәм булса, әлбәттә…
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ, журналист (гаилә стажы – 52 ел):
– Мин моны очраклы гына хәл дип санамыйм. Бәлки, замана таләбедер дә әле. Чөнки демографик вазгыять бер дә уңай якка бармый. Хәрби операция дә моңа йогынты ясар, кызганыч. Егетләр китеп бара бит…
Мондый мәсьәләне акча белән генә хәл итеп булмый инде, дип әйтүчеләр дә табылыр. Әмма мин, анысы да кирәк, дип әйтер идем. Гаиләләр арасында мохтаҗлары да шактый. Ничек кенә булса да, зыяны булмас. Бөтен гаиләләр дә хуплар иде мондый тәкъдимне.
Акчадан битәр, моны хакимиятнең игътибары дип тә кабул итәр идек. Безне дә онытмыйлар, янәсе.
Без хатыным белән 52 ел бергә. Рәхәтләнеп яшибез. Шуның кадәр ел узганын сизмәдек тә. Ул еллар бәхетле бер мизгел булып хәтердә уелып кала.
Россиядә никахлашучылар һәм аерылышучылар
2020 ел: гаилә коручылар – 770 857, аерылышучылар – 564 704
2021 ел: гаилә коручылар – 923 550, аерылышучылар – 644 209
2022 ел: гаилә коручылар – 1 053 756, аерылышучылар – 682 850
2023 ел: гаилә коручылар – 868 672, аерылышучылар – 624 685
2024 ел: гаилә коручылар – 764 722, аерылышучылар – 532 896
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat