Иртәгә, 20 февральдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аязганда 20-25 градуслы салкыннар көтелә. Татарстанның кайбер районнарында урыны белән томан булуы ихтимал.
Казанда кич һәм төнлә һава температурасы 13-15 градуска кадәр төшәргә мөмкин дип фаразлана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat