Тормыш ваклыклары яки Бари нигә бәлеш ашамый?

Төнлә уятып сорасалар…

Танышларымның башлангыч сыйныфта укучы уллары планеталар, йолдызлар белән кызыксына. Бөтен сөйләгән сүзе дә, телефоннан караган, укыган, тыңлаган әйберләре дә шул турыда. Туган көненә кечкенә телескоп алып биргәннәр иде, шуннан бирле, төн аяз булса, аннан да бәхетле кеше юк.

– Телефонының экранында да ниндидер планета рәсеме тора, – ди әбисе. – Без укыганда бит, тапкырлау таблицасын төнлә уятып сорасалар да белә торган булыгыз, дип өйрәтәләр иде… Беркөнне иртән оныгымны һич кенә дә уятып булмый бит. Аптырагач, телефонын алдым да: «Улым, бу нинди планета рәсеме соң?» – дип сорадым. Балакаем, үзенең күзләре йомык, үзе миңа шул планета турында сөйли… Әллә ниләр белә. Сораулар биреп, бүлдерә-бүлдерә, тәки йокысын ачтым бит. «Төнлә уятып сорасалар да…» дигәнең менә шулай буладыр инде, дидем…

Авызыңда тычканың юкмы?

Бер мәчебез төн уртасында кадәр йөри дә, аннан өйгә керәм дип, жәлләтеп, кычкырып, еламсырап йөри башлый. Берсендә, урамга чыгып, ишек ачарга ирендем дә, моны форточкадан гына керттем. Замана мәчеләре бит юләр түгел. Форточкадан йөрү бик ошап китте моңа. Төнлә кайта да шунда көтеп утыра. Берсендә форточка ачык калган. Ә мәчебез… авызына тычкан капкан килеш сикереп кермәсенме?! Алар бит инде гадәттә тычкан-күсе тотсалар, мактанып (бәлки эш күрсәтеп), хуҗалары каршына китереп ташлый. Моның да чираттагы уңышы белән мактанасы килгәндер.

Ярый әле тычканы тере булмады. Өй буйлап, мәче куып йөреп, көчкә котылдык. Хәзер инде песиебез тәрәзәгә килсә, «Авызыңда тычканың юкмы?» – дип сорамыйча, форточканы ачмыйбыз…

Әнинең… әбиләре

Бүген аралашу күбрәк телефон аша дияргә яратабыз. Кемнәрдер шалтыратышып сөйләшә, кемнәрдер «Ватсап», «Телеграм» битләрендә үз төркемнәрен булдырып, шунда языша. Авылдашлар, райондашлар, хезмәттәшләр, сыйныфташлар, курсташлар… төркемнәренә гаилә төркемнәре дә кушыла. Андый төркемнәр дә берничә: һәр гаиләнеке, нәселнеке дигәндәй.

Соңгы елларда без дә икесендә дә «Апа-сеңел» төркемен булдырдык. Бер караганда, өчебез пачти көн саен, көнаралаш күрешеп, сөйләшеп торабыз. Дүртенчебез дә еш кайта. Әмма, кешедән калышып булмас дип, шаярып кына төзелгән төркем (күбрәк «Ватсап»тагысы) иртә-кич бер хәл белешү өчен ярап тора. Кичкесен кич утыру дип йөртәбез. Кайчакта вакланып язарга иренгән фикерләрне генә аңлап бетерә алмый аптырыйбыз. Анысы көлешеп алырга бер сәбәп була. Әнинең әбиләре шул без, дибез андый чакта, төпчегебезнең дә алтынчы дистәсен куып баруына ишарәләп (әнигә генә без ничәдә булсак та бала)…

Мәзәк шулай туа

Һәр авылның, буыннан-буынга күчеп, күңелгә, сөйләмгә кереп кала торган мәзәкләре була. Алар – чын, булган хәлләр. Авыл кешеләре дә аларны яратып, хуҗаларын (авторларын) сагынып искә ала. Бездә дә бар андый мәзәкләр. Авылдашыбыз Харис абый (хәзер мәрхүм инде) яшьрәк чагында Саба районындагы Шәмәрдән станциясенә чыккач, ашханәгә тамак ялгарга кергән. Ризык бүлеп бирүче хатын-кыз татарча белми, аңламый икән. Харис абый ничек кенә сорап алырга дип баш ватканда, аннан алдагы ир-ат: «Три первый, три второй, три третий», – дип сорап, өстәл артында көтеп утыручы иптәшләренә дә ашлар алган. Харис абый да шулай дип сораган. Һәм… өч кешелек ризык белән сыйланган. Җор телле Харис абый үзе сөйләмәсә, бу хәлләр турында белүче дә булмас иде. Ә аның ул сүзләре күп еллар бик популяр булды.

Тагын бер шундый «Ярамаган тагын Зарифка» дигән канатлы әйтем бар әле сөйләмебездә. Әни кеше коймак пешергәндә бер коймагы идәнгә төшеп китә. Күрәсең, чиста җиргә төшмәгәндер инде. Аны малларга бирергә җыенганнарын күреп, ул аны үги баласына алып бирә: «Ярамаган тагын Зарифка…» Моңсу хатирәгә бәйле булса да, без бу сүзләрне шаяртып еш әйтә идек.

Мәрхүм авылдашыбыз Бари абый гомере буе бик тыйнак, ипле булды. Яшьрәк чагында бер бәйрәмгә баргач, өстәлгә бәлеш чыгарганнар. Аңа кадәр бәлеш ашамаса да, бу юлы Бари абый да, кызыгып, бәлеш ашарга җыена. Әмма шунда туганнарының берсе: «Безнең Бари бәлеш ашамый ул», – дип, аңа бүлдертми. Оялчан Бари абый, ашыйм, дип сорап алырга кыймый… Һәм шуның белән «Безнең Бари бәлеш ашамый ул» дигән онытылмас сүзләргә сәбәпче була…

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү