Министр янына керергә дә күп сорап тормады

Үзләре башка юлдан китсәләр дә, укытучы балаларының күңелләренә барыбер әти-әниләренең мөгаллимлек сыйфатлары сеңеп кала. Алар кайчандыр әти-әниләре укыткан укучылар белән элемтәдә торалар, ядкәрләрен кадерләп саклыйлар. Гомерләре буена Минзәлә педагогия училищесында хезмәт куйган Нурвисал апа белән Энгель абый Талдаевларның ике улы – Равил белән Хәлил дә шундыйрак хисләр кичерә. Әти-әниләребезнең эш-гамәлләре онытылмасын иде, Минзәлә белән араларны тагын да якынайтасы иде, дигән теләктә яши алар.

Ядкәрләр

– Минзәләдә хәтерлиләрме-юкмы икән, әтиебез Энгель Такиевичтан истәлек булып Ленин комсомолы исемендәге парк калды, – дип искә ала егетләр. – Анда хәзер Муса Җәлилгә һәйкәл тора. Элек бу парк яшеллеккә күмелгән иде. Алары да – студентлар белән әтиебез утырткан агачлар. Туган як музеена нәселебездә буыннан-буынга күчкән чигүле тастымал-сөлгеләрне тапшырган идек. Шунда ук мамонтның казык теше дә саклана. Әтиебез аны Чулман буеннан табып кайтты. Түбән Камада исә әтиебезнең истәлеге булып 9 нчы мәктәп калды. Ул аны төзелеш барган вакытта кабул итеп алган иде, сәламәтлеген, көчен кызганмыйча, әлеге эшне җиренә җиткерде.

Әниебезнең мирасы матди яктан исәпләнми, әмма Минзәлә педучилищесында эшләгән елларында керткән өлеше санап бетермәслек. Институтны тәмамлаганнан соң аны юллама белән Минзәләгә җибәрәләр. Училищеның уку-укыту бүлеген җитәкләү вазыйфасын ул 23(!) яше тулганчы кабул итеп ала һәм аны 40 ел җигелеп тарта. Хәзер мондый хәлне күз алдына китерәсе дә кыендыр. Моннан тыш педагогика һәм психология буенча лекцияләр дә укыды. Ул лекция укыганда залда чебен очкан тавыш ишетелеп тора иде.

Рухи яктан без бик бай яшәдек. Йортыбыздан кунак өзелеп тормады. Күренекле композиторлар, язучылар, шагыйрьләр белән кечкенәдән аралашып үстек. Өебездә Сара Садыйкова да булды. Бервакыт шулай, гастрольгә килгәч, Камал театрының тулы бер труппасы кичке ашка кергән иде. Фамилиябез бик үзгә булгангадыр, күрәсең, әле хәзер дә бездән: «Энгель Такиевич белән Нурвисал Ибраһимовна сезнең туганнарыгыз түгелме?» – дип сорыйлар. Шундый вакытларда күңелгә бик рәхәт булып китә. Әти-әниебезне онытмыйлар икән әле дип уйлап куясың.

Балачак

Хәлил абыйсы Равилдән 11 яшькә кечерәк. Абыйсы Казанга, медицина институтына укырга киткәч тә, аны каникулга, кунакка гына көтеп яшәргә туры килгән. Сүздән сүз чыгып, ул шул чакларны искә төшереп алды:

– Равил абыем мине бик карады: әти-әнием өйдә юк чагында балалар бакчасыннан алды, дуслары белән очрашса да, үзеннән калдырмады. Аннан медицина институтында укый башлады. Күрешүләр сирәгәя төште. Каникул вакытында бергә булулар иң кадерле, күңелле вакытлар иде.

Хәтергә уелып калган вакыйгалар күп инде. Миңа дүрт яшь тә тулмаган иде әле. Кинәт кенә әнием бик озакка, бер атнага юкка чыкты. Кайтканда бер күч шоколад алып кайткан иде. Мин соңрак, фоторәсемнәрне актарганда гына аның кайда югалып торганлыгын белдем. Әнием 1968 елда Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенсоюз укытучылар корылтаенда булган икән.

Тәрбия

– «Эш аты» булу безгә әти-әнидән күчкән дип уйлыйм. Әни гел иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләде. Әти генә кайчагында иртәрәк кайткалады.

Укулар беткәч, училищеда мөгаллимнәр өчен генә булган «кичке тормыш» башлана. Алар анда педсоветлар, партия җыелышлары, педагоглар өчен укулар үткәрәләр. Ә һәр чәршәмбе әнием җирле радиодан балаларны тәрбияләү турында лекция укыды. Без абый белән гел: «Әниегез тәрбия турында сөйләгән була, ә сез нишләп йөрисез?» – дип әйтүләреннән куркып яшәдек.

Тормыш

Әти-әниебез бик матур яшәргә омтылдылар. Гөрләп торган мәдәният учагына – Минзәлә драма театрына йөрделәр, гастрольгә килгән спектакльләрне дә калдырмадылар. Алар икесе дә бик яхшы бии иде. Үзешчән сәнгатьтә дә катнаштылар. Әни Минзәлә драма театрының сәнгать советында да катнашты. Анысы да юкка гына булмагандыр дип уйлыйм.

Кыш-көзләрен әтием ауга йөрде. Җәйләрен гаилә белән Чулман ярына чыктык: балык тоттык, җиләк җыйдык, су коендык. Казанга яки әниемнең туган ягы – Киров өлкәсенең Малмыж районындагы туганнарыбызга бару үзе бер маҗара була торган иде, чөнки юллар әллә ни әйбәт түгел иде ул чакта.

Әти дә, әни дә  студентлар өчен янып-көеп йөрделәр. Аларга я торак табып бирергә кирәк иде, я уку вакытында ниндидер проблема килеп чыга иде. Ярдәм кулы сузар өчен әнием ул вакыттагы мәгариф министры Мирза Мәхмүтов янына керергә дә күп сорап тормый иде. Әгәр студент талантлы булса, игътибарсыз калдырмасыннар дип, Казан яки Алабуга уку йортлары ректорларына да үзе шалтыратты.

Хезмәт

Әти-әни безне проигрыватель, магнитофон кебек кыйммәтле әйберләр белән узындырмадылар. Эшләргә өйрәттеләр, дөрес хезмәт тәрбиясе бирделәр.

Беренче 20 сум хезмәт хакын мин 15 яшемдә, кирпеч заводында эшләп алдым. Ул вакытта «Чайка» кул сәгате сатып алдык. Икенче елда кыяр-кыймас кына джинсы турында сүз кузгаттым. Әти: «Кирәк икән, эшләп ал», – диде.  Заводта эшләп, 80 сум акча алдым. Әти 20 сум өстәде дә, кайдандыр юллап (бик дефицит товар иде), 56 нчы размер джинсы алып кайтты. Өендә генә тегү эшләре белән шөгыльләнүче бер апа шуны миңа яраклаштырып бирде. Җөйләре кыек-мыек иде, әмма үзем эшләп алгач, бик сөенеп киеп йөрдем.

Йорттагы хезмәткә мине акрынлап кына өйрәттеләр. Башта кибеткә ипи алырга йөрдем, аннан мич ягарга өйрәндем. 6 яшьлек чагымда беренче тапкыр идән юдым. Тирә-якта диңгез кебек су акса да, әни минем эшемнән бик канәгать калды, әрләмәде. Шулай итеп, акрын-акрын хезмәтләрем, шөгыльләрем арта барды.

Шунысын әйтергә кирәк, әби белән бабай да безнең тәрбиядә иде. Әни үзсүзле каенанага чын килен хезмәте күрсәтте. Шимбә көнне барыбыз да мунча керә идек, ә якшәмбе әни ике гаиләнең дә керләрен юды. Хәзер инде кайберәүләргә әкият кебек тоеладыр: керне чанага куелган тагаракка салып, чайкарга өчәүләп Минзәлә елгасына төшә идек. Икенче атнада салкында кипкән керне әни үтүкләде.

РСФСРның, ТАССРның атказанган укытучысы исемен алган әниебез, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек булган әтиебез гадәти тормышта әнә шулай яшәде.

Әти-әниләре исән чагында уллары, җаен табып, гел шалтыратып, хәлләрен белешеп яши алар. Кайтып та йөриләр. Әти-әниләренең: «Атнага бер тапкыр булса да шалтыратыгыз, безгә сездән берни дә кирәкми, бары тик тавышыгызны ишетәсебез, хәлләрегезне беләсебез килә», – дип әйткәннәрен үз балаларына, оныкларына  җиткерәләр. Без дә Минзәләдә  күренекле педагогларның исемнәре онытылмасын, киләчәк буынга үрнәк булып торсын  дигән теләктә калабыз.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү