Теләче районында «Бердәм Россия» көне узды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районында «Бердәм Россия көне» проекты кысаларында оештырылган чараларда катнашты.

«Бердәм Россия көне» кысаларында Теләче районында барлыгы 12 мәйданчык оештырылган иде. Парламент башлыгының эш сәфәре Татарстанда беренчеләрдән булып авыл районында ачылган «Теләче» сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыгын караудан башланды. Сәнәгать паркы эшчәнлегенең төп юнәлеше – полимер материаллардан продукция әзерләү. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы территориясендә 12 резидент эшли, территория үсүен дәвам итә.

Теләченең «Батыр» спорт комплексында танылган көрәшче, Татарстанның атказанган фермеры Сәгыйть Гыйниятуллин призына 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча районара ярышлар ачылды. «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча төзелгән «Батыр» спорт комплексы 2012 елның 1 сентябрендә ачылган. Биредә «Теләче» спорт мәктәбенең 400 дән артык баласы шөгыльләнә. «Милли көрәш – безнең горурлыгыбыз. Без көрәшә беләбез, бездә талантлы һәм уникаль спортчылар бар. Иң көчлеләр җиңсен!», – дигән теләкләрен юллады турнирда катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе «Киләчек» яшьләр үзәгендә «Гражданлык сәгате» республика акциясе кысаларында 15 егет һәм кызга паспортлар тапшырды. Теләче районы волонтерлык хәрәкәте активистлары белән очрашты, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар белән аралашты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Донбасста яшәүчеләр һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю пунктында булды.

Теләче районы гуманитар үзәге махсус хәрби операция башланган беренче айлардан бирле эшли. Волонтерлар коры ашлар, өй токмачы, тәм-томнар, пакетлы үлән чәйләре әзерлиләр, битараф булмаган кешеләр белән бергә маскировка челтәрләре, йон оекбашлар бәйлиләр, акча җыюны оештыралар. Активистлар, волонтерлар, предприятие-оешмалар, кече бизнес вәкилләре һәм район җитәкчелеге көче белән Теләчедән 165 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән. Махсус операция үткәрү чорында 29 гуманитар конвой оештырылган. Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин махсус операция сугышчыларына ярдәм йөген өч тапкыр үзе озатып барган.

Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районының партия активы һәм депутатлар корпусы белән район мәдәният йортында очрашты. Ул аларга «Бердәм Россия» партия проектларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Барыбыз да билгеле кыенлыклар, дәвам итүче махсус операция, Көнбатыш санкцияләре тәэсире белән бәйле катлаулы вәзгыять кичерәбез, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы. – Күпмилләтле халкыбыз, шул исәптән Теләче районы халкы да, бу шартларда бердәмлек, ил һәм республика җитәкчелеге сәясәтенә ярдәм итү үрнәге күрсәтә. Кыенлыкларга карамастан, Татарстан социаль-икътисадый үсеш темпларын саклап калды, һәм Теләче районы бу казанышларга лаеклы өлеш кертә. Һичшиксез, мондый шартларда «Бердәм Россия» партиясенең ролен бәяләп бетергесез».

Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елга партия җирле бүлекчәләренең бурычлары турында сөйләгәндә, сентябрь аенда Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатларын сайлау узасын искә төшерде. «Урыннарда хәзердән үк әзерлек эшләрен башларга кирәк», – диде ул. Парламент Рәисе халыкның гозерен үтәүгә зур игътибар бирергә кушты. Партия проектларында катнашу һәм аны тормышка ашыруда тырышып эшләргә киңәш бирде.

Җыелыш «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру һәм активистларны бүләкләү белән тәмамланды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү