Казанга Дмитрий Медведев килде

Казанга Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде.

Халыкара аэропортта аны Рөстәм Миңнеханов белән Россия Президентының төбәктәге Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Эш программасы башланганчы алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр салдылар.
Дмитрий Медведев Казан дары заводы базасында оборона-сәнәгать комплексының җитештерүне арттыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү