Ипотеканы кайчан вакытыннан алда түләп бетерүнең отышсыз булуын аңлатканнар

Ипотека ставкасы банк вклады ствкасыннан һичьюгында 1-3 процентка кимрәк булган очракта ипотеканы вакытыннан алда түләп кую отышсыз булачак. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин “Газета. Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, торак кредитын вакытыннан алда каплау урынына акчаны банкка салсаң, 400 мең сумлык файда алырга мөмкин.

“Булган акчаңны банкка салуың хәерле. Өстәмә акча эшләү мөмкинлеге пәйда булачак чөнки. Хәзерге вакытта вклад буенча ставкаларның кими башлавын исәпкә алганда, 19 һәм аннан кимрәк процентлы кредит алучыларга мөмкин кадәр озаграк вакытка банкка акча салу отышлы булачак. Әлегә биш елга 25әр процентлы депозитлар бар. Бу очракта банкка салган акча буенча процентлардан 400 мең сум акча эшләп булачак”, – дип киңәш иткән белгеч.

Ул мисал да китереп үткән. Әйтик, кемдер 2023 елда 25 елга 13 процентлы 5 миллион сумлык ипотека алган ди (айлык түләү – 56,4 мең сум, процентлар буенча 11,9 миллион сум артыгын түли). Беренче елларда айлык түләүнең 90 проценттан күбрәге процент түләүгә китүен исәпкә алганда, әлегә аның бурычы асылда түләнмәгән диярлек – 4,96 миллион сум.
Хәзер ул 555 мең сум түләп куйса, ипотеканың гомуми срогы 16 ел да 8 айга кала, процентлар буенча түләү 5,1 миллион сумга кадәр кими. Шул ук вакытта бу акчаны биш елга 25 процент белән банкка салу 1,25 миллион сум туплау мөмкинлеге бирәчәк, дип аңлаткан белгеч.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү