Татарстан прокуратурасы СВОда катнашучыларның гаиләләренә түләүләр алырга ярдәм иткән

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан кайберәүләрнең гаиләләренә, ир белән хатынның керемнәре турында мәгълүматлар булмау сәбәпле, түләүләр бирелмәгән, ә бу – закон бозу булып тора.

Татарстан прокуратурасы ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан кайберәүләрнең гаиләләренә айлык түләүләр бирелә башлаган. Шулай итеп, күзәтчелек органы тикшерү уздырганнан соң 7 кешенең гаиләсе 14 балага 1,7 миллион сумнан артыграк пособие алган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Прокуратура балаларга айлык пособиеләр билгеләү турында закон үтәлешен тикшергәндә законны санга сукмау очракларын ачыклаган. Аерым алганда, СВОда катнашучылар арасыннан кайберәүләрнең гаиләләренә, ир белән хатынның керемнәре турында мәгълүматлар булмау сәбәпле, түләүдән баш тарту ачыкланган.

Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлеге, бу эшкә прокуратура җәлеп ителгәннән соң, җитмәгән мәгълүматларны соратып алган һәм үз карарларын үзгәрткән. Нәтиҗәдә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә үзләренә тиешле айлык пособиеләр билгеләнгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү