Подолог Лилия Ариткулова: «Гөмбәчекне иммунитеты какшаган кешеләр йоктыра»

Җир йөзендә яшәүчеләрнең 27 проценты тырнакка гөмбәчек чыгудан интегә. Әлеге чир аяк бармакларында кулларга караганда ике тапкыр күбрәк очрый икән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип кисәтә. Аннан ничек сакланырга? Тырнактагы үзгәрешләр нәрсә турында сөйли?

Подолог Лилия Ариткулова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Кыш көне аяк тырнагына гөмбәчек чыгып тилмертә. Ник шулай икән?

– Сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әмма тырнактагы гөмбәчек нәкъ менә кыш, яз яки көзен чыга икән, иң беренче чиратта аяк киеменә игътибар итәргә кирәк. Карлы, яңгырлы юлдан йөреп кайткач, аяк киеме юешләнсә, аяк тирләсә, аяк киемен яхшылап киптерергә кирәк. Ник дигәндә, юеш аяк киеме – бактерия һәм гөмбәчекләр үрчү өчен менә дигән урын. Аяк киемен батареяда киптерергә дә киңәш итмәс идем. Махсус ультрашәмәхә нурлы киптергеч куллансаң яхшырак. Кыш көне хатын-кызларга аяк тырнакларын гель-лак белән буярга да кирәкмәс. Ник дигәндә, бу шулай ук тырнакта гөмбәчек китереп чыгара ала.

– Гөмбәчек кул биреп күрешкәндә йога аламы?

– Гөмбәчекне, гадәттә, иммунитеты какшаган, антибиотиклар эчкән, кысып торган аяк киеме кигән кеше йоктыра. Ул нәселдән дә килергә мөмкин. Шуңа күрә бу чирне кул биреп күрешкәндә, җәмәгать урынында яисә авыру кеше белән аралашканда йоктырып була дип куркырга кирәкми.

– Иремнең аяктагы баш бармагына гел гөмбәчек чыга. Инде хәзер улыбызда да шул хәл. Әмма иң аптыратканы: икесенең дә бары тик баш бармак тырнагына гына чыга ул. Ник шулай икән?

– Моңа аптырыйсы юк. Безнең организмда төп басым күбрәк нәкъ менә шул баш бармакка төшә. Имгәнә калсак та, таякның авыр башы баш бармакка төшә. Кысып торган аяк киеменнән йөргән, яссытабанлылыктан интеккән кешенең дә иң беренче чиратта баш бармагы зыян күрә. Шуңа күрә бактерия, гөмбәчекләр дә нигездә баш бармакка җыела.

– Дөрес итеп кисмәсәң, тырнак тәнгә кереп үсәргә мөмкин, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Әйе, тырнакларны кырыйларын түгәрәкләмичә, турыга гына кисәргә кирәк. Болай эшләгәндә ул тәнгә кереп үсә алмаячак. Аннары аяк тырнакларын вакытында кисәргә кирәк. Аяк киеме астында басылып йөргән озын тырнак өстендә тигезсез, дулкынлы урыннар пәйда була. Тырнак кырыендагы ярыны (кутикула) кисү белән дә мавыкмагыз. Ул саклагыч вазыйфа башкара.

Тырнак нәрсә күрсәтә?

Уалучан тырнак — организмга А һәм В витаминнары яки минераль матдәләр (кальций, тимер, цинк) җитми;

— тырнак пластинасы бозылып, ярылып, кителеп бетсә, кичекмәстән калкансыман бизне тикшертергә кирәк.

Саргылт тырнак — тырнаклар саргаеп, катламланса, тырнакта гөмбәчек булуы ихтимал.
Зәңгәр тырнак — организмга кислород җитми дигән сүз;

— йөрәк авыртканда, үпкә ялкынсынганда да тырнак зәңгәрләнергә мөмкин.

Тырнак астындагы кара сызык — меланома (тире яман шеше) билгесе булырга мөмкин.
Тырнактагы ак тап — организмга аминокислоталар белән аксым җитмәгәндә пәйда була;

– бөерләр дөрес эшләмәсә, ак тап тырнакның төбеннән күтәрелә;

– тырнак бөтенләй агарып чыкса, кичекмәстән ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген тикшертергә кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү