СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 2,5 мең мөрәҗәгать кабул ителгән

Былтыр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 2569 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.

“Бүген уртак җиңүебез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышу, аларны кайгыртудан да мөһимрәк мәсьәлә юк. Былтыр СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 2569 мөрәҗәгать кабул иттек. Аларның һәркайсы кыска вакыт аралыгында карап тикшерелде һәм тиешле чаралар күрелде”, – диде Сәрия Сабурская.

Аның әйтүенчә, СВОда катнашучыларның якыннары күбрәк хәрбине эзләп табарга, аны әсирлектән азат итәргә булышу, солдат яралану яки хроник авыруы көчәеп китү сәбәпле, медицина тикшерүе узарга ярдәм итү кебек мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Шулай ук, социаль ярдәм чаралары турында сораучылар да күп.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү