Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының VII утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Советының VII утырышында катнашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылган кунаклар катнашты.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, башта 22 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты. Фикер алышу нәтиҗәсендә көн тәртибе 25 мәсьәләдән гыйбарәт булды.

2024 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисап белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов чыгыш ясады.

Ул ассызыклаганча, Татарстан иң куркынычсыз төбәкләрнең берсе булып кала. Узган ел шәхескә каршы, шул исәптән тормышка һәм сәламәтлеккә каршы рекордлы аз санда җинаятьләр теркәлгән. Үтерүләр һәм алдан исәпләп сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр саны дүрттән бергә диярлек кимегән, шулай ук талаулар, фатирлардан мөлкәт урлаулар һәм автотранспорт урлаулар азайган.

Моннан тыш, элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган һәм исерек хәлдә, шулай ук көнкүреш характерындагы җинаятьләр буенча күрсәткечләр сизелерлек кимегән.

Шул ук вакытта җинаятьчелек структурасы үзгәрә – бер ел эчендә генә дә ИТ-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрнең чагыштырма күләме 48%тан 57%ка кадәр арткан.

«Зыян берничә мең сумнан алып дистәләгән миллионга кадәр, зыян күрүчеләрнең яше 16 яшьтән алып олы яшькә кадәр. Гомуми зыян 5 млрд 720 млн сумнан артып китте», — дип сөйләде Дамир Садретдинов.

Миграция законнарын бозуның 22 меңнән артыгы ачыкланган. Министр сүзләренчә, 4 меңнән артык чит ил гражданы миграция законнарын явыз бозган өчен Россиядән читкә куылган. Чит ил гражданнарының Россия Федерациясенә керүен ябу турында 5,4 мең карар кабул ителгән.

Депутатлар шулай ук 2024 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында нотык һәм «Приоритет-2030» программасы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турында хисап тыңладылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү