Халыкара мөнәсәбәтләрдә интригалар Россия – Украина конфликты тирәсендә оеша. Конфликтның быел тукталасына шикләнүчеләр аз, әмма кайсы ноктада тукталу мәсьәләсендә кылычлар бәрелешә.
Төп скрипкада Трамп уйный. Музыкага заказ бирүчеләр саны исә ишле. Европа, Кытай, Россия һәм Украина – тынычлыкны һәрберсе үзенчә кузаллый. Европалылар, тыныч килешү имзаланмыйча, Киевны утны туктатмаска өнди. Төбәккә кайсы ил гаскәрләрен кертү мәсьәләсендә сәүдә бара. Вашингтон Кытай һәм Бразилиягә үз солдатларын Украина – Россия чигенә китерүне тәкъдим итә. Европаның берничә иле кораллы көчләрен киеренкелек ноктасына урнаштыру теләген әйтә. Соңгысына Мәскәүнең риза булу ихтималлыгы нульгә якын. Шулай да Кремль тынычлыкка омтыла. Россиянең БМОдагы даими вәкиле Небензя Украина кризисының кайнар фазасы якын арада төгәлләнү шанслары пәйда булуын белдерде.
Әмма уенда бик күп гроссмейстерлар катнаша, күп ат йөрешләре көтелә. Без алар хакында тулырак язма әзерләрбез әле. Киев Әр-Риядтагы сөйләшүләрдә катнашмаячагын һәм анда кабул ителгән карарларга риза булмаячагын тәкрарлый. Зеленскийның Әр-Риядка килүе алдан планлаштырылган иде, тик ул өчьяклы сөйләшүләр өчен түгел дигән фикерне ассызыклый.
Вашингтонда уенны тиз төгәлләргә телиләр, чөнки баш әйләндергеч тизлек зур бонусларга ирешергә мөмкинлек бирә. Трампның Монди белән очрашуыннан соң, Һиндстанда уйга калдылар, мәсәлән. Ул вәгъдә иткән «стратегик партнерлык» бары тик Вашингтон файдасына гына. Ак йортның яңа хуҗасы Россия – Украина тартышын нәкъ шундый нәтиҗәләр белән төгәлләргә тели. Тизлек биредә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки «калҗа»га өметләнүчеләр тагын да бар. Шулар аяк чалса, АКШ өчен дивидендлар калмаячак.
Трамп командасының ашыгуында тагын бер сәбәп бар. Кризис Американы бугазыннан алырга җыена. Илнең эчке сәясәтендә дә шуңа күрә ашыгу галәмәтләре шәйләнә. Ил башкаласы Вашингтонда торак йортлар бәясе кискен рәвештә 20 процентка түбәнәйде. Бу дәүләт хезмәткәрләрен массакүләм кыскартуларга бәйле. Үткән атнада Ак йорт Милли атом-төш куркынычсызлыгы идарәсеннән 300 хезмәткәрне кыскартып ташлады. Болар АКШның атом-төш арсеналы өчен җавап бирә торган кыйммәтле кадрлар булып чыкты.
Илон Маск 120 яшьтән 249 яшькә кадәрле берничә миллион америкалының пенсия алып ятуын ачыклады. Хәтта 360 яшьлек берәү һаман пособие ала икән. АКШта 334 миллион кеше яши, ә пособие алучылар – 394,9 миллион. Маск аларны: «Пенсия алучы вампирлар», – дип атады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat