Михаил Черепанов: «Әсирлеккә төшкән якташларыбыз турында өйрәнүчеләр булмады»

Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган солдатларны эзләү тукталмый. Михаил Черепанов – Татарстанда бу эшне әйдәп баручыларның берсе. Төмәндә туып үскән егет республикабыз өчен әлеге игелекле гамәлне университетта укыган еллардан алып, «Кар десанты» дип аталган эзтабарлар оешмасы төзелгәннән бирле дәвам итә. Аның белән исемнәре әсирлектә югалган якташларыбыз турында сөйләштек.

– Михаил Валерьевич, Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшкән һәм гитлерчыларның төрле лагерьларында үлеп калган татарлар турында ниләр ачыклый алдыгыз?

– Моннан ике ел элек «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе директоры Сания Газизьянова (Рамай) белән Белоруссиядә һәм Смоленск өлкәсендә батырларча көрәшкән якташларыбыз әсирлеккә төшкән урыннарны карап йөрдек. Шулай ук Минскида да булдык. Бу шәһәр янындагы Масюковщино бистәсендә, әсирләр өчен төзелгән 352 нче шталаг лагеренда 500 якташыбыз үлгән. Вязьмадагы Дулаг лагеренда аннан-моннан казылган чокырларда тагын Татарстанның 123 улы ята. Йөри торгач, без шуны аңладык: мәрмәр плитәләрдә татар милләтеннән булган әсирләрнең бик аз өлеше генә мәңгеләштерелгән… Өстәвенә, әсирлектән качып, Белоруссия һәм Смоленск җирләрендә оештырылган партизаннар отрядында көрәш алып барган татарлар турында да аерым сөйләргә кирәк. Алар хакында бүгенгә бернинди мәгълүмат юк диярлек.

– Тарихчылар бу хакта ни уйлый икән?

– Ни уйлаганнарын белмим. Әмма шунысын әйтә алам: бу – бик четерекле һәм катлаулы эш. Аны башлар һәм дәвам итәр өчен фанат булырга кирәк, күрәсең. Фәнни эш язу өчен генә алынасылары килмидер дип беләм. Яшерен-батырын түгел, Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшкән якташларыбыз турында өйрәнүчеләр, чыннан да, булмады диярлек. Тарихчылардан кызык өчен генә сорап карагыз әле: республикабыздан сугышка алынган якташларыбызның әсирлектә булганда күпмесе яралардан, ачлыктан, җәзалаудан үлгән икән? Иманым камил, мондый югалтуларны санап карау түгел, бу хакта хәтта уйлап караучы да булмаган.

– Ә сез бу саннарны ни дәрәҗәдә ачыклый алдыгыз?

– Без Сания Рамай белән Татарстан Республикасының электрон хәтер китабын төзү белән инде берничә ел шөгыльләнәбез. Бүгенгә базада 1939–1945 елларда фронттан кайта алмаган 374 мең Татарстан кешесе турында мәгълүмат бар. Шуларның 48 730 ы немецларга, финнарга, румыннарга әсирлеккә төшкән һәм һәлак булган. Һәр икенче кешедә – татар фамилиясе яки ул керәшен булып чыкты. Бу, әсирлеккә төшеп, Җиңү килгәч тә туган якка кайтырга теләмәгән 6 мең кызылармиячене санамаганда әле. Алар кайтырга курыкканнар, чөнки туган илләрендә ни көтәчәген чамалаганнар булса кирәк.

– Кайсы лагерьда күпме әсир үлгәнлеге турында якынча гына булса да саннар бармы?

– Иманым камил, бу темадан аз гына хәбәрдар булган кешеләрнең күбесе беренче чиратта Бухенвальд һәм Освенцим лагерьларын гына искә алачак. Ә алар шундый күп: санап бетерерлек түгел. Әсирлектә үлгән совет әсирләре турындагы документлар күп еллар яшерен булып саналды. Беренче тапкыр ул Германиянең Дрезден шәһәрендәге студентлар инициативасы белән XXI гасыр башында гына интернетка куелды. Туксанынчы еллар башында мин Татарстан Республикасы «Хәтер китабы» редакциясен җитәкли идем. Шул вакытта Германиядәге Хәрби каберләрне карап тору өчен төзелгән берлектән лагерьларда үлгән беренче 30 мең кешенең исемлеге язылган диск алдым. Бу исемлеккә мәгълүматлар төгәлрәк язылган кешеләр кергән. Мәсәлән, туу һәм яшәү урыны графасында «Татарская АССР» дигән сүз бар һәм фамилияләр дә мөселманныкына охшаган.

Шунда ук үзебездәге исемлекләр белән чагыштырып карадык без аны: күбесе «хәбәрсез югалган» дип санала. Шуннан соң бары ун ел вакыт үткәч кенә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «ОБД-Мемориал» сайты төзелде һәм беренче тапкыр әсирлектә үлгән йөзләрчә кызылармияченең исемлеге урнаштырылды.

Германия архивларында гына да лагерьларда аннан-моннан чокырларда күмелгән, крематорийларда яндырылган Совет Армиясенең 3 миллион солдаты һәм офицерының карталары саклана. Шул ук вакытта, СССР махсус хезмәт мәгълүматлары буенча, 4 млн солдат һәм офицер әсирлеккә төшкән дип санала. Армиянең саны 34 миллион булган. 800 меңнән артык әсир туган илгә кайтып, тикшерү артыннан тикшерү узганнар. Бу исемлеккә Бельгиядәге Каршылык отрядында көрәшкән бабам Черепанов Михаил Иванович та кергән.

Кайда күпме әсир үлүе турындагы документлар бары тик 2023 елның башында гына яшерен булудан туктады. Чит илләрдәге ватандашларыбызның каберлекләрен өйрәнә торган комиссияләр менә кайда эшләргә тиеш! Ни кызганыч, бүгенгә бары тик Польшадагы Сувалки шәһәрендәге каберлекләр генә өйрәнелгән. Дөресен әйтергә кирәк, совет әсирләре күмелгән туганнар каберлекләренең торышы, сакланышы Россиядә Европа илләренекенә караганда күпкә начаррак. Мәсәлән, Вязьма шәһәре янындагы 80 мең әсир җирләнгән туганнар каберлеген генә алыйк. Бу урынга яңа йортлар төзетмәс өчен Мәскәү эзтабарларына бик күп көч куярга туры килде. Ахыр чиктә 400 фамилияне ачыклап, гади генә мемориал куйдыруга ирештеләр. Шуларның 4 е – татар.

– Үлеп калган әсирләр турында берни дә юк дип тә әйтеп булмый бит. Аз булса да очраштыргалый. «Чит ил архивларында мәгълүматлар төгәлрәк» дигәндә сез нәрсәне күздә тотасыз?

– Сүз дә юк, әсирлеккә төшкән якташларыбыз турында кайбер мәгълүматлар бар. Бер дә булмаса, бик сәер булыр иде. Бигрәк тә «рейхның хәрби көченә зыян китергән өчен» 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелгән Кормаш-Җәлил төркемендәге 11 татар турында. Әмма өйрәнәсе, эзлисе, табасы әйберләр искиткеч күп әле. Бу булдыра алмаслык эш түгел, чөнки гитлерчыларның лагерьларында совет әсирләренең карталарын бик төгәл тутырганнар. Хәтта фотосурәтләре белән бармак эзләре дә сакланган. Мондый эшләр 80 елдан соң әти-бабаларыбызның нинди булганлыгын оныклары күрсен дип эшләнмәгән. Әсирләр еш кына качып киткәннәр һәм Германия полициясенә аларны басып алынган территорияләрдә һәм Европа илләрендә эзләргә туры килгән.

– Сез немецлар архивында еш кына «Хәрби әсир статусыннан мәхрүм ителгән һәм Берлинга гестапога җибәрелгән» дигән карталар очратуыгыз турында сөйләгән идегез…

– Аларның язмышын күз алдына китерү кыен түгел дип беләм. Тик шунысын беләсе иде: хәтта хәрби әсир дигән статустан мәхрүм ителеп, гестапога җибәрелү өчен нинди батырлык эшләргә кирәк булды икән безнең совет солдатларына?

Әсирлектә һәлак булып, соңгы елларда исемнәре ачыкланган кайбер якташларыбыз

«Әхтәмов Шакир, 1915 елда Бондюг бистәсендә (Менделеевск шәһәре) туган. Әтисенең исеме – Әхтәм, әнисенең кыз фамилиясе – Әхмәтҗанова. Пионерлар урамы, 9 нчы йорт, 8 нче фатирда яшәгән. 93 нче укчылар полкы старшинасы. 1942 елның 2 сентябрендә әсирлеккә төшкән. 1944 елның 31 маенда Ламсдорф (бүген Польшадагы Ламбиновице-Щадурщице) шәһәрендәге 318 лагерьда үлгән».

«Булатов Кашаф Шәйхетдинович, Чирмешән районының Иске Кади авылында 1916 елның 10 ноябрендә туган. Первомайск районы хәрби комиссариатыннан фронтка алынган. 1941 елның 26 июнендә Владимир-Волынск шәһәрендә әсирлеккә төшкән. 283 нче артиллерия полкы лейтенанты. XIII D (62) лагеренда булганда, 1945 елның 22 гыйнварында хәрби әсир статусыннан мәхрүм ителгән, Берлинга җибәрелгән.

«Галләмов Шәмси, 1910 елда Буа районының Яңа Суыксу авылында туган. Кызылармияче, стройбат. 1942 елның 27 маенда Харьков янында әсирлеккә төшкән. 1942 елның 7 декабрендә Германиядә, Фаллингбостель шәһәре янында XI B лагеренда үлгән.

«Гаязов Зиятдин Гаязович, 1915 елда Актаныш районының Иске Сәфәр авылында туган. 393 нче укчы полк лейтенанты. 1942 елның 27 маенда Ростов янында әсирлеккә төшкән».

1943 елның 9 апрелендә Германиянең Нюрнберг шәһәрендә үлгән».

 

Белешмә

Черепанов Михаил Валерьевич – Татарстан Республикасы «Хәрби Дан клубы»ның патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе. Эзтабар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы «Хәтер китабы» редакциясе эшче төркеме җитәкчесе. Аның җитәкчелегендә фронтта һәлак булганнарның исемлеге белән – 28 том, сәяси репрессия корбаннары – 25 том, «Алар Җиңү белән кайтты» – 15 том, Әфганстанда һәлак булганнар турында хатирәләр, Татарстан Геройлары китабы, «Казан Геройлары» китабы, «Зачем живым Долина смерти?» җыентыгы нәшер ителде.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты.

Европа илләрендәге лагерьларда әсирлектә үлеп калган һәм җирләнгән Татарстан кешеләре:

Болгариядә – 4 тән артык;

Венгриядә – 50 дән артык;

Эстониядә – 80 нән артык;

Румыниядә – 100 дән артык;

Чехия һәм Словакиядә – 160 тан артык;

Литвада – 260 тан артык;

Норвегиядә – 288 дән артык;

Латвиядә – 300 дән артык;

Финляндиядә – 640 тан артык;

Австриядә – 700 дән артык;

Франциядә – 950 дән артык, шул исәптән Форбах лагеренда гына 130 кеше.

Лагерьларда:

Бухенвальд (Германия) – 50 дән артык;

Освенцим (Польша) – 30 дан артык;

Собибор (Польша) – 5 тән артык;

Сувалки (Польша) – 79 дан артык;

Альтенграбов-Дёрниц (Германия) – 203 тән артык;

Демблин (Польша) – 229 дан артык;

Торунь (Польша) – 245 тән артык;

Стаблавки (бүген Калининград өлкәсе) – 318 дән артык;

Ербке (Германия) – 380 нән артык;

Зарне-Жлуковский (Польша) – 412 дән артык;

Берген, Крайс Зелле (Германия) – 495 тән артык:

Зандбостель (Германия) – 609 дан артык;

Сосновец (Польша) – 628 дән артык;

Ламбиновице-Щадурщеце (Польша) – 706 дан артык;

Цайтхайн (Германия) – 740 тан артык;

Шлос-Хольте-Штукенброк (Германия) – 805 тән артык.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү