Галимнәр: “Смартфоннан вакытлыча баш тарту баш миен 10 елга кадәр яшәртә”

Смартфон һәм интернетка бәйлелек сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

АКШ һәм Канаданың бер төркем галимнәре смартфонда “утыру” вакытын киметүнең психик сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын, бәхет хисен арттыру һәм игътибарны яхшыртуын раслаган. Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре “PNAS Nexus” фәнни журналында басылып чыккан, дип яза “Газета.Ru”.

Экспериментта 467 кеше катнашкан. Алар смартфоннарына 2 атнага интернеттан өзүче кушымта урнаштырган. Сынаулар бер ай дәвам иткән.
“Тәҗрибә куяннары”н ике төркемгә бүлгәннәр. Бер төркеме – беренче ике атнада, икенчесе – шуннан соңгы ике атнада интернетны сүндереп торган. Экспериментның бик катлаулы булуына карамастан (467 кешедән нибары 119ы гына 10 көннән артыграк вакыт дәвамында интернет челтәренә кермичә тора алган), нәтиҗәләре искитмәле булып чыккан.
Экспериментта катнашучылар үзләренең кәеф-рухы һәм психик сәламәтлегенең сизелерлек яхшыруын билгеләп үткән.

Моннан тыш аларның игътибары баш миенең 10 елга яшәрүенә тиң дәрәҗәдә яхшырган. Шул ук вакытта депрессия билгеләре махсус дарулар куллангандагыга караганда да күбрәккә кимегән.

Шунысы кызык: экспериментта катнашучылар смартфоннан гадәттәгечә файдалана башлаганнан соң бер ай узгач та психик сәламәтлеген тиешле югарылыкта сакланып калуын билгеләгән.

Галимнәр интернеттан аерылып торуның уңай нәтиҗәләрен күбрәк вакытны чынбарлык дөньяда уздыру, социаль элемтәләрне яхшырту, әйбәтрәк йоклый башлау белән аңлаткан.
“Безнең нәтиҗәләрдән күренгәнчә, смартфоннан файдалануны вакытлыча чикләү дә психик һәм акыл сәламәтлеге өчен зур файда китерергә мөмкин”, – дип билгеләп үткән тикшеренү авторлары.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү