Нәзарәт биналарның тышкы бизәлеше буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесенә гаризаларны кабул итә башлавы турында хәбәр итә. Гаризалар 20 февральдән 28 февральгә кадәр кабул ителә. Быел Татарстанда 9 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе өченче тапкыр оештырыла. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак.
Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышырга мөмкин. Оештыру мәсьәләләре буенча (843) 237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat