Татарстанда яшәүче гаиләнең төрле яшьтәге 3 балалары да бер көнне туган

Чаллыдагы бер гаиләдә ике кыз белән бер малай бер үк көнне, әмма төрле елларда туган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Лилия һәм Илшат Мугиновлар гаиләсендә 13 февральдә зур бәйрәм булды: Алиягә -12, Айгөлгә -10, ә иң кечкенәләре Кәримгә нәкъ бер яшь тулды.
– Узган ел кызларымны туган көннәре белән бала тудыру йорты тәрәзәсеннән генә котлаган идем. Ә алар ак карга зур гына йөрәк рәсеме ясап: «Энекәшебез өчен бик зур рәхмәт», – дип язып куйдылар дип сөйли Лилия.

«13» саны бәхетсезлек китерә, дигән ырым-шырым да бар бит әле. Лилия дә элегрәк шулайрак уйлаган.

– Хәзер бу көн – безнең гаилә өчен иң бәхетлесе! Олы кызым бишенче сыйныфта укый. Хәтта «13 саны – табышмак» дигән темага тикшерү эшләре дә үткәрде, — ди Лилия. — Ничек болай булырга мөмкин дип, дусларым да гаҗәпләнә инде. Ә без ирем белән гаҗәпләнүдән туктадык. Үзебезне бик тыныч тотабыз.

Бу тату гаиләдә туган көннәрне әти-әниләре белән өйдә үткәрәләр. Өстәлдә — гадәт буенча заказ белән эшләнгән зур торт. Быел ул өч катлы булган. Һәр катында «хуҗа»ның исеме һәм ничә яшь икәнлеге язылган. Ел саен фотосессия үткәрелә. Монысы балаларның ничаклы үскәнен күзәтү өчен кирәк, диләр.

Быел кызларның хыяллары да тормышка ашкан. Гаилә ике бүлмәле фатирдан 100 кв метрлы дүрт бүлмәлегә күчкән. Алиянең дә, Айгөлнең дә үз бүлмәләре булган.
Әни кеше баларының дус, тату булып үсүләрен, киләчәктә дә ярдәмләшеп яшәүләрен тели. Һәр гамәле белән шуңа омтыла. Кайчак башына: «Бәлки оныклар да 13 февральдә дөньяга аваз салыр», – дигән уйлар килә.

Алар гаиләсендә саннар әллә нинди могҗизалар тудыра бит. Лилия үзе – 27 сентябрьдә, ире – 27 майда, Лилиянең әнисе – 13 гыйнварда, Илшатның әнисе 13 гыйнварда туган. Булмас димә, дөнья бу дип, әйтмәс җиреңнән әйтерсең.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү