Урам хәлләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм һәм 6 миллиард сум акча. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында, язгы сессиядә беренчесе, әнә шулар хакында сөйләштеләр. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов 2024 елда полиция эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Саннарга күмелгән чыгыштан шул аңлашылды: җинаятьчелек урамнан интернетка күчкән.
– Былтыр Татарстанда соңгы утыз елда шәхескә, шул исәптән тормышка һәм сәламәтлеккә каршы кылынган җинаятьләр саны рекордлы күләмдә аз теркәлде. Чагыштыру өчен: 2023 елда аларның саны 5672 булса, узган ел шәхескә каршы 5059 җинаять кылынган, – диде министр.
Аның әйтүенчә, кеше милкенә кул сузучылар саны да кими. «Узган ел нәтиҗәләренә караганда, талау, урлау, фатир басу, автомобиль урлау очраклары азрак. Хәзер җәмәгать урыннарында һәм урамда күпкә куркынычсызрак. Соңгы 20 елда республикада моңа бәйле җинаятьләр саны иң аз күләмдә теркәлде», – диде Дамир Садретдинов.
Тик тынычланырга иртәрәк. Былтыр республикада яшәүчеләр интернет-мошенниклардан якынча 6 миллиард сумлык зыян күргән. «Татарстанда IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр саны 48 дән 57 процентка җитте. Узган ел республика халкы шул рәвешле 5,7 миллиард сум акчасын югалтты. Зыян күрүчеләрнең яртысы – 30–60 яшьлекләр. Дүрттән бере исә 18–30 яшьлекләргә туры килә. Илнең икътисадый үсеш алган төбәкләре, шул исәптән Татарстан, иң беренче чиратта мошенниклар корбанына әверелә», – диде министр.
Аның әйтүенчә, IT-җинаятьләр арасында гражданнардан Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен код сорап алып, аларга кредит рәсмиләштерү очраклары күп. «Бу елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк федераль закон читтән кылынган җинаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәк дип ышанабыз», – диде министр. Әлеге закон кредит рәсмиләштергәндә уйларга вакыт бирүне күздә тота.
2024 елда читтән кылынган мошенниклыкка бәйле барлыгы 2445 җинаять очрагы тикшерелгән. 1611 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, шул исәптән 138 кеше илнең башка төбәкләрендә тоткарланган.
Мәктәпләрдә дә тыныч түгел. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, республика уку йортларында буллинг, ягъни баланы кыерсыту очракларыннан зарланучылар саны арткан.
– Безгә мөрәҗәгать итүчеләр хәбәр итүенчә, укучылар арасында бер-берсенә карата агрессия күрсәтү очраклары күбәйгән. Шул ук вакытта мәктәп җитәкчелеге мондый низагларны вакытында хәл итү өчен барлык чараларны күрми, – диде вәкаләтле вәкил. – Моңа бәйле барлык мөрәҗәгатьләрне, алар тулысынча хәл ителгәнче, шәхсән үз контролемдә тоттым.
Аерым алганда, баланы кыерсытуга бәйле очраклар Казан, Чаллы мәктәпләрендә теркәлгән.
Узган ел Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 5,4 мең мөрәҗәгать килгән. Шуның яртысы – СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан. «Бүген уртак җиңүебез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышу, аларны кайгыртудан да мөһимрәк мәсьәлә юк. Былтыр махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 2569 мөрәҗәгать кабул иттек. Аларның һәркайсы кыска вакытта карап тикшерелде һәм тиешле чаралар күрелде», – диде Сәрия Сабурская.
Аның әйтүенчә, СВОда катнашучыларның якыннары күбрәк хәрбине эзләп табарга, аны әсирлектән азат итәргә булышырга, солдатның яралануы яки хроник авыруы көчәеп китү сәбәпле, медицина тикшерүе узарга ярдәм итүләрен сорый. Социаль ярдәм чаралары турында белешүчеләр дә күп.
Сүз уңаеннан, СВОда катнашучыларның сайлау хокуклары да киңәергә мөмкин. Татарстан депутатлары хезмәт урынын калдыру мөмкинлеге булмаган хәрбиләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга депутатлыкка кандидат булырга ризалык бирү турындагы гаризаны башка затлар аша тапшырырга рөхсәт бирергә тәкъдим итте. Эш шунда ки, федераль закон нигезендә хәрби хезмәт узучылар хәзер дә үзләрен кандидат итеп күрсәтә ала. Тик моның өчен гаризаны һәм башка документларны шәхсән тапшырырга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat