Сау-сәламәт, йөгереп йөргән килеш тә, «миндә күңел төшенкелеге», «кәефем юк», «эшләргә теләк юк» дигәннәргә Динар кебек егетне күрсәтәсем килеп, язарга булдым әле. Язмыш тез астына китереп суккач, якасына умырып ябышкан кеше ул.
Динар Мифтаховка 33 яшь. Кама Тамагы егете кечкенәдән спортның бик күп төрләре белән мавыгып үсә: футбол, хоккей уйный һәм көрәшә. Әнисе ягыннан абыйлары, туганнары – көрәшчеләр, спортка мәхәббәт нәселдән дә күчкәндер. Хезмәт белән чыныгып, җәйге ялларда әтисе янында комбайн, трактор иярләгән егет. Кыскасы, бер эштән дә курыкмый торган, батыр йөрәкле, көчле беләкле булып үскән. Шуңадыр да тугызынчы сыйныфны кадет мәктәбендә тәмамлаган һәм үзен киләчәктә хәрби кеше итеп күргән.
Шушы хыяллар белән җәйге каникул узып китә һәм август аенда Динарның язмышын кыл урталай икегә бүлгән, хыялларын чәлпәрәмә китергән вакыйга була: үсмер егет мотоциклда юл фаҗигасенә тарый һәм… умыртка баганасын сындыра. Их, бу язмыш дигәннәре имәндәй егетләрнең хыялларына балта чаба шул. Әмма бер нәрсәгә көче җитми: егетнең рухын сындыра алмый! 2008 елның көзеннән Динар күп тапкыр катлаулы операцияләр кичерә.
– Мин озак еллар инвалид коляскасында утырырмын дип башыма да китермәдем. Беркайчан да начар уйларга бирелмәдем. Бераз хәл керә башлауга ук, спорт белән шөгыльләндем, – ди Динар.
Монда беркем дә киңәш бирми, этәргеч, юл күрсәтми. Бу – Динарның күңел халәте, эчке тоемлавы. Аякларым хәрәкәтләнми дип тормый, спортзалда шөгыльләнә, йөзә, чыныга. Паралимпия төрләре белән кызыксына башлый.
Җаны теләгән елан ите ашаган, диләр бит. Динар үзенең тренерын да эзләп таба. Айрат Кыямов, үзе Теләчедә яшәсә дә, телефон аша хәбәрләшеп, ерак арадан да Динарга юнәлеш биреп, өйрәтеп тора. Шул рәвешле дөнья чемпионы үсеп чыга!
Әлеге дә баягы Динарның үҗәтлеге. Үзенә, көченә ышанып, Паралимпия Уеннарында катнашу теләгенә таба юл яра ул: Татарстанның Спорт министрлыгына шалтыратып, хыялларын җиткерә. Татарстанда инвалидларның физик культура һәм спорт иҗтимагый оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина ишкәкле спорт төрен тәкъдим итә аңа. Озакламый җиңүләр дә килә. Ә биш елдан ул армрестлингка күчә. Анысында да уңыш килә. Спорт остасы исемен ала. Россия чемпионатында күп тапкыр көмеш медальләр, Дөнья чемпионатында бронза медальләргә лаек була.
Әле күптән түгел генә Орел шәһәрендә узган спорт ярышларында 25 төбәктән җыелган 160 инвалид спорчы арасыннан безнең Динар Россия чемпионы булып кайтты! Хәзер ул сентябрьдә Болгариядә буласы Дөнья чемпионатына әзерләнә.
Аякларым хәрәкәтләнми дип төшенкелеккә бирелгән булса, мондый зур җиңүләргә ирешә алмас иде Динар. Үзенә яраклаштырып көйләгән дә 2011 елдан бирле машина йөртә. Бүген әнә рәхәтләнеп башкалабызда яшәп ята. Хоккей карарга йөри, концертларга барып, яраткан җырчыларына кушылып җырлап кайта. Кыскасы, тулы, кызыклы тормышы гөрли Динарның. Сер итеп кенә әйтәм: Динар үзенең мәхәббәтен дә очраткан!
Язманы тормыштан зарланып, моңаеп утыручылар, Динарның язмышы белән танышканнан соң, оялып куйсыннар иде, дигән теләк белән тәмамлыйм.
Кадрия ХӘММӘДИЕВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat