Путин белән Трампның очрашу шартларын әйткәннәр: барысы да гади генә түгел

Путинның Трамп белән очрашу мөмкинлеге конфликтны җайга салуда алга китешнең булу-булмавына бәйле

АКШ президенты Дональд Трампның Россия лидеры Владимир Путин белән шәхсән очрашу мөмкинлеге Украинадагы конфликтны җайга салудагы алга китешкә бәйле. Кушма Штатларның Дәүләт секретаре Марко Рубио шулай дип белдергән. Бу хакта “КП” яза.

“Мондый очрашулар әзерлексез генә үткәрелми. Без сүзнең нәрсә турында барачагын һәм нинди нәтиҗәләр көтеп булачагын белеп торырга тиеш. Очрашу барышында күп нәрсә конфликтны туктатуда алга китешкә ирешелү-ирешелмәүгә бәйле булачак”, – дип билгеләп үткән сәясәтче журналист соравына җавап биреп.

Дәүләт секретаре билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Ак йорт вәкилләре, Мәскәүнең тынычлык килешүләренә әзерме икәнен һәм нинди шартларда әзер булуын аңлау өчен, Россия вәкилләре белән аралаша. Марко Рубио шулай ук Кушма Штатларның Украина һәм Европа белән консультацияләр алып баруын да билгеләп үткән. Украинасыз тынычлык урнаштырып булмаган кебек, Европадагы союзниклардан башка гына Россиядән санкцияләрне алып булмый, дигән ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү