Ул өч тәүлек элек үлгән булган.
Чаллының 28нче кварталында яшәүче бер ир-ат күпкатлы йорт фатирында абыйсының мәетенә юлыккан. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Кичә ул, туганы белән телефоннан элемтәгә керә алмау сәбәпле, тегенең фатирына килгән. Ишекне ачучы булмагач, үз ачкычы белән ачып кергән. Фатир хуҗасы – 40 яшьлек ир-атның үлүен күреп, шок халәтендә калган. Судмедэксперт ир-атның өч тәүлек элек җан тәслим кылуын билгеләгән.
Шәһәр моргы белгечләре ир-атның нәрсәдән үлүен ачыклаячак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat