И, туган тел!.. Бүген бөтен дөнья Туган тел көнен бәйрәм итә

 

21 февральдә бар дөнья Туган тел көнен бәйрәм итә. Без – татарлар туган телебезгә мәхәббәтне күбрәк Тукаебыз туган көндә аңлатабыз. Әмма бу гына җитәме? Телебезгә игътибар һәм ихтирам җитәрлекме?

Ләбиб Лерон, язучы, «Безнең мирас», «Мәдәни җомга» басмаларының баш мөхәррире:

– Минем өчен һәр көн – туган тел көне. Бу һәр татар шәхесе өчен дә шулай булырга тиеш. Ә инде 21 февраль, 26 апрель, яисә инде 6 июнь, ягъни Пушкинның туган көне – ул рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәмнәр генә. Татарлар көн саен «Бүген минем туган телем көне» дип искә алырга тиеш. Ә бәйрәмнәр ниндидер чаралар уздырган булып үтә дә китә инде ул. Бүгенге вазгыятьтә – туган телебез онытылып барганда шунсыз булмый. Балаларны, оныкларны үз телеңдә тәрбияләргә кирәк. Көн саен! Татарстанда күпмедер дәрәҗәдә тел турында кайгырту күренә, нәрсәдер эшләргә җыенабыз, нәрсәдер эшләгән дә булабыз инде. Ләкин бу эш, әйткәнемчә, бер көнгә дә туктамаска тиеш. «Туган тел», «туган тел көне» дежур сүзләргә әйләнмәсен иде.

Алия Фәйзрахманова, «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе:

– Миңа калса, туган тел турында елга ничә мәртәбә һәм нинди генә бәйрәмнәрдә сөйләшсәк тә, артыгы булмас. Шөкер, Татарстанда телебезне саклар һәм үстерер өчен мөмкинлекләр күп. Безнең «Апуш» студиясе мисалында гына карасак та, җитәкчелек тарафыннан игътибар һәм ярдәмне мин югары бәялим. Алар безнең яклы, алар эшебезнең әһәмиятен, милләт дәвамчыларын тәрбияләвебезне аңлый. Бер фестивальдән соң шуларның берсе (исемен әйтеп тормыйм) шундый сүзләр әйтте: «Без шәһәрләр төзи, архитектураны баета, мөһим сәяси вакыйгалар уздыра алабыз. Ләкин теле булмаган милләт – милләт түгел». Бу сүзләр безгә көч өстәде, тагын да канатландырды. Без, беренче чиратта, яшь буында милли үзаң тәрбияләүне максат итеп куябыз. Алар татарлыкларын кабул итеп, «Мин татар! Мин татар мәдәниятен яратам! Татарлыгым белән горурланам!» дигән фикергә килсеннәр дип тырышабыз. Элегрәк бит татар булу модада түгел иде. Хәзер аның заманча, яшь буын өчен кызыклы ысуллары барлыкка килде. Бу мине бик шатландыра. Иң дөрес юл шул.

Аннан соң, без иҗат белән шөгыльләнгәндә, балаларга аның асылын, үзешчәнлектән аермасын аңлатабыз. Тел мәсьәләсендә дә шулай булырга тиеш. Тирән казырга, мәсьәләне төбенә төшеп аңларга һәм аңлатырга кирәк. Нинди генә юлны сайласак та: театрмы ул, музыка, бию, кием-салым –  барысы да сыйфатлы, заманча, динамик булырга тиеш. «Милләт», «тел» кебек мөһим сүзләрне кулланып, нинди дә булса гамәл кылганда, күз буяу белән шөгыльләнмәсәк иде. Һәр нәрсәнең асылы сакланырга тиеш.

Ильяс Хаҗиев, яшь каләм иясе:

– Соңгы елларда бу бәйрәмнең әһәмияте кимеде дип әйтә алмыйм, киресенчә, артты гына. Республика күләмендә дәүләт тарафыннан татар телен үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр – моның ачык дәлиле. Әлеге бәйрәм дә татар телен популярлаштыру һәм аның әһәмиятен ассызыклау чарасы буларак кулланыла. Бу – уңай күренеш. Әмма шәхсән минем өчен Туган тел көне – 26 апрель.

Минемчә, Татарстанда татар теленә мөнәсәбәт каршылыклы. Бер яктан, милли мәдәниятне үстерү өчен мөмкинлекләр бар: татар мәгарифе, матбугат, мәдәни чаралар үсештә. Икенче яктан, көндәлек тормышта, бигрәк тә шәһәр мохитендә, татар теленең кулланылышы кими – бу үзенә күрә парадокс. Телне саклау өчен мөмкинлекләр генә түгел, аны куллану мохите дә кирәк. Телне көндәлек тормышта куллану, туган телдә аралашу, иҗат итү – аны яшәтү инде ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү