Әнкәй догасы саклый: «ВТ» журналисты 5 егетен СВОга озаткан Бакырчыда булып кайтты

Илдар, Фәнзил, Фәнил, Нияз һәм Инсаф. Туксаннан артык йорты булган Бакырчыдан махсус хәрби операциягә биш егет чыгып китә. Авылда аларны бергәләп озаталар, сагынып каршы алалар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан батыр егетләр үстергән аналар белән күрешеп, батырлык һәм сабырлык, сагыну һәм дога көче турында сөйләштек. Мондый бакырчылар күп әле бездә: авыл егетләре ил сакларга китә, авыл әниләре дога белән көтә.

Кереш сүз

Яшел Үзән районындагы Бакырчыга беренче генә баруыбыз түгел. Җитеш тормышлы, нурлы булуы белән дә җәлеп итә ул безне. Моннан биш ел элек «ВТ» үткәргән «Бу – минем туган авыл!» бәйгесенең «Игелекле авылдашым» номинациясендә җиңүчегә бүләк тапшырырга баргач, җылы мөнәсәбәтләргә сөенеп кайткан идек. Бердәмлекләре турында, аларга бригадир да, авыл җирлеге башлыгы да кирәкми, барысын да бергәләшеп башкаралар, дип яздык ул вакытта. Анда каенаналар белән киленнәр дус яши, күршегә йөрү гадәте дә бетмәгән, капкалар да бикле түгел. Бәйрәмнәре дә үзенчәлекле.

Ил өстенә килгән сынау аларны тагын да берләштергән. Егетләр ялга кайтып, кире киткәндә, Әнәс хәзрәт Закиров һәр йортка барып, азан әйтеп, догасын кыла. Бергә озаталар, бергә каршы алалар. Әйтмәсәләр дә, горурлыклары да, борчулары да уртак, кыскасы.

– Баштарак кибеттә махсус тартма куеп, авылдашлардан җыелган акчаны безгә – солдат әниләренә бүлеп бирделәр. СВОга азык-төлек җибәрделәр, укучылар шәмнәр ясады, хатын-кызлар оекбашлар бәйләде. Безне – солдат әниләрен онытмыйлар, бәйрәмнәрдә күчтәнәчен биреп торалар. Авыл яшьләре Әниләр көне, 8 Март бәйрәмнәрендә котлыйлар. Безне ялгыз калдырмыйлар, – диде уллары кайтуны зарыгып көтүче әниләр.

Түзә аналар. Йөрәкләрен без генә аңларлык түгел. Хәсрәтләрен үз эченә йотып, күз яшьләрен күрсәтмичә яшәргә тырыша алар. Без киләсен белгәч, Мәдинә апа Насыйбуллина солдат аналарын үз өенә табын янына җыйган. Үзе әйтмешли, туганлашып беткәннәр инде. Кемнең улы кайтса да, кочаклашып сөенешәләр, елашалар.

Илдар

Авылдан иң беренче булып повестка алган егет ул Илдар. Кырда җир сукалап, өенә кайткач ишетә ул бу хәбәрне. Өеннән биштәрен киеп чыгып китүенә ике елдан артык. Хәзер аңа 24 яшь. Энесе Зөлфәт тә узган ел армия сафларына киткән икән.

– Ике улым – ике канатым минем. Ирем Ильяс алты ел элек вафат булды. Мал табибы иде, яхшы ир һәм әти булды. Үзем 8 нче сыйныфтан соң ук фермага сыер саварга кердем. Хәзер бозаулар карыйм. Әле ярый эш бар. Шуңа бирелеп көн үтә, – ди Илдарның әнисе Гөлшат. – Шөкер, Илдарым дүрт тапкыр ялга кайтып китте. Әле яңарак кына озаттык. Армиядән кайтуына ике ел да узмаган иде. Улымның яшьлеге илне саклап үтә. Кайгырдым, әлбәттә. Ә ул: «Без бармасак, кем барыр, әни?» – диде. Качып та булмый. Бу бит – илгә хыянәт. Мондый очракта нишләргә дә белмисең. Олыгаеп китте балакаем. Еракта булгач, бик сагындыра. Баштарак йоклаганда да телефонны кулдан төшермәдек. Улларым шалтыратып, язып, хәлемне белешеп тора. Ә без көн-төн дога кылабыз. Әнкәй догасы саклый аларны. Үзләре дә шулай ди.

Авылдашлар Илдар, Нияз, Фәнзил бер полкта хезмәт итәләр. Әмма күрешергә җайлары гына чыкмый. Илдар «КамАЗ» белән кирәк-ярак ташый. Су – анда иң кадерле әйбер. Эчәргә дә җитми, шуңа күрә бит юарга да әрәм итми егетләр. Су таратып йөргәндә Илдарга авылдашларын очрату насыйп була да инде. Ә бу – алар өчен иң истәлекле мизгелләр. Авылыңны, якыннарыңны күргән кебек буласың.

Нияз

Нәзирә һәм Илгиз Хафизовлар да ике ул тәрбияләгән. Илфат – авылда, Нияз Казанда төпләнгән.

– Олы улыбыз армиядә диңгезче булып хезмәт итте. Өлешчә мобилизация башлангач ук кисәтеп куйды: повестка килүгә, шалтырат, әни, минем хәрби бурычым бар, өйдә калырга тиеш түгелмен, диде. СВОга киткәндә, икенче улы Камилнең теле дә ачылмаган иде. 1 нче сыйныфка укырга кергән Әмир дә бик авыр кичерде. «Нишләп безнең әтигә генә барасы соң?» – дип елады. Нияз бик йомшак күңелле, ашарга пешерергә яратты. Гел минем янда кайнашты. Керен дә, идәнен дә юды, – ди Нәзирә ханым. – Сәламәтлеге какшап, госпитальдә дә ятты. 35 килога ябыкты хәтта. Авырган чакта да, бар да яхшы, дип тынычландырды мине. Аннан тагын китте… Берничә ай саен аларны яңа тормыш көтә. Окоплар казып, яшәү өчен уңайлыклар булды дигәндә генә яңа урынга күченәләр. Чүкеч, кадак, көрәк дисеңме – барысын да салдык. Посылкалардан өзгән юк. Җай чыкканда, ашарга пешереп ашыйлар. Тушенка, тозлы ит тә җибәрәбез. Ач йөрмәсеннәр, дибез. Кош теле кадәр хәбәр булса да, сөенәбез. Умыртка баганасы авыртуга карамастан, әни, без исән, дип әйтү өчен, иптәш малайлары өч чакрым күтәреп барган үзен. Бала күңеле далада түгел, анада.

Фәнзил

Мәдинә Насыйбуллина да өч улы белән горурланып яши. Ире китеп барганга 12 ел инде. Урын өстендә өч ел яткан Фәритен бер дә уфтанмыйча тәрбияләгән көчле хатын ул. Авыр чакларында өч улы да ярдәм иткән. Бүген дә тормыш дилбегәсен кулдан ычкындырмый. Мал-туар асрап, табыннарын ашлы итәргә тырыша. Янәшәсендә кадерле кешеләре – улы Рәсүл, Фәнзилнең хатыны Ризәлә, оныгы Раян бар.

Фәнзил аграр университетта инженер-механикка укыган. Авылны яраткач, шәһәрдә калмаган. Эш булмагач, тракторга утырган. Үз белгечлеге буенча эш тапкач кына СВОга чыгып китәргә туры килгән.

– Өч улым да югары белем алды. Армиядә хәрби бурычларын үтәделәр, – ди 63 яшьлек Мәдинә апа. – Фәнзилгә повестка телефонына килгән иде. Кулга тоттырмасалар да, хәрби комиссариатка үзе теләп барды. Элемтәче бит ул. Әтисе киткәндә улы Раян бик елап калды. Хәзер аңа – 3 яшь. Алгы сызыкка кергәч яраланды Фәнзил. Ул көнне бик борчылдым, күңелем сизгән икән. Аягы, кулы яраланган, бер бармагы өзелгән. Елга якын дәвалангач, кире үз ротасына кайтты. Әле менә декабрьдә көтмәгәндә генә хәл белергә кайтып китте. Каршы алулары күңелле дә, аерылулары бик яман шул.

Фәнил

Гөлназ Сәгъдиева Бакырчыга 29 ел элек Карашәм авылыннан килен булып килгән. Хат ташучы булып эшли. Бер кыз һәм малай үстергәннәр.

– Улым 9 нчы, кызым 11 нче сыйныфны тәмамлап, икесе берьюлы шәһәргә укырга киттеләр. Фәнил техникумда укыды. Диплом да алмыйча, армиягә китеп барды. Әйбәт кенә хезмәт итеп кайтты. Автосалонга автомеханик булып урнашты. Читтән торып югары белем алды. Аннан мобилизациягә эләкте. Повестка килсә, шалтырат, диде. Танкта оператор-наводчик булып хезмәт итә, – ди Гөлназ Сәгъдиева.

Фәнилгә – 25 яшь. Ул әле өйләнмәгән. Май аенда әнисенә 50 яшь тулган. Командирыннан сорап, дүрт көнгә дип котларга кайткан батыр егет. Авдеевканы азат итүдә катнашкан. Бер кайтуында авылдан хезмәт иткән урынына машина белән китә ул. Тик барып җитә алмыйлар: дрон һөҗүм итә. Машина юкка чыга, шөкер, Фәнил исән кала.

– Алгы сызыкта булгач, ашарга да вакытлары юк. Посылка да җибәрмәскә куша. Әмма кирәкле әйберләрен барыбер юллап торабыз. Бер киткәндә 40–50 пар оекбаш алып китә. Тукай районы гуманитар ярдәм белән бик булыша. Тәгәрмәчле мунча илтеп биргәннәр. Рәхмәт, җай чыкканда, шунда юыналар, – ди Гөлназ.

Инсаф

Ә хәзер тагын бер язмыш белән уртаклашабыз. Монысы безне дә гаҗәпләндерде, Бакырчыда яшәүчеләр дә шаккатыр. Авыл турында тагын бераз мәгълүмат булсын дип элеккеге танышыбыз – клуб мөдире Миләүшә Сәлахиевага шалтыраттык. СВО турында бик сөйләшәсе килмәгәч, сәбәбен сорадык. Баксаң, аның улы Инсаф әле бер ай элек кенә Ватанны сакларга чыгып киткән икән. Хәтта авылдашлары да белми калган!

– Мактанып йөри торган әйбер түгел бит. Туганнарыбыз һәм якын танышларыбыз гына белә. Авылдагы дүрт егет махсус хәрби операция башланганнан бирле шунда. Безне язмасагыз да, үпкәләмибез, – диде ул. – Аграр университетны тәмамлагач, Казанда эшләде Инсаф. 27 яшьлек улыбыз контракт буенча узган җәйдән бирле Таҗикстанда хезмәт итте. Танкист-наводчик ул. Бер ай элек СВО зонасына җибәрделәр.

Без сөйләшкән һәр ана үз улын батыр дип саный. Егетләр исә әнкәй догасына өметләнә. Ике арадагы күренмәс җеп илне саклый бүген. Өзелмәсен әнә шул җеп!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү