Помидор, кыяр, борыч, баклажан нык булып үссен өчен нишләргә?

Тирә-юньгә яз исе таралырга әле иртәрәк булуга карамастан, бакчачылар әкренләп кенә «уяна» башлады инде. Помидор, кыяр, борыч, баклажан ише яшелчә үсентесе нык булып үссен өчен нишләргә? Гомумән, бакча сезонына ничек әзерләнергә?

Россельхозцентрның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова шул хакта сөйләде.

–  Яшелчә үсентесе сәламәт, нык булып үссен өчен, орлык чәчү һәм үсемлекне тәрбияләүнең билгеле бер кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Мәсәлән, сортны сайлаганда, безнең төбәккә яраклаштырылганмы-юкмы икәнен, җылылыкка, яктылык, дым, туфракка карата таләпләрен, өлгерү срокларын исәпкә алу мөһим.

Иртә, уртача һәм соң өлгерешле сортлар була. Үсентенең чәчәк ату яки җимеш ярала башлау вакыты көн озынлыгы, кояш сәгатьләре саны арткан чорга туры килергә тиеш. Безнең төбәктә мондый көннәр – гадәттә июньнең икенче декадасы. Нәкъ менә шушы чорда үсемлекләр гөрләп үсә, уңыш бирергә әзерләнә. Шуны истә тотып, яшелчә орлыкларын чәчү вакытын исәпләп чыгаруның бернинди дә кыенлыгы юк. Иртә өлгерешле сорт икән – соңрак, соң өлгерешле сорт икән – алданрак чәчәбез.

Орлык тиз һәм тигез тишелсен өчен, башта аны тикшереп карыйбыз. Моның өчен орлыкларны җылы сулы стаканга салырга кирәк. Суга тоз өстибез (200–250 мл җылы суга ярты чәй кашыгы исәбеннән). Орлыклы суны 10–15 минут дәвамында әледән-әле болгатып торырга кирәк. Бушлары өскә калкып чыгачак, калганнары стакан төбенә утырачак. Бу ысулны кибеттән сатып алынганы өчен дә, үзең үстергән яшелчә орлыкларын тикшереп карау өчен дә кулланырга мөмкин. Сүз уңаеннан, үз уңышыгызның орлыкларын 1 процентлы марганцовка эремәсенә (200–250 мл җылы суга 1–2 бөртек)  салып зарарсызландырырга онытмагыз.

Үсенте өчен туфрак сайлап алу мәсьәләсе дә мөһим. Барыннан да ешрак торф яки черемәле туфрак кулланыла. Торф туфракның әчелеген арттыра яисә үзе үк әче була. Шуңа күрә аңа акбур яки башка төрле известняк өстәү хәерлерәк булыр. Шул ук вакытта туфракны һәм савытын (узган елдан калганнарын гына түгел, яңаларын да) зарарсызландыру киңәш ителә. Моның өчен 10 литр җылы суга 3 грамм марганцовка исәбеннән эремә ясарга кирәк. Туфракка шуны сибәбез дә бераз кипшергәнен көтеп торабыз. Савытны чистарту-зарарсызландыру өчен исә эремәне салабыз да 30 минутка калдырабыз. Шуннан гадәти су белән чайкатып алабыз.

Орлыкны чәчүгә килгәндә, тирәнлеге 1,5 сантиметрдан артмаска тиеш. Тишелеп чыгу өчен һава температурасының +25 градустан түбәнрәк булмавы кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү