Татарстанда тулаем төбәк продукты 5 триллион сумнан артып киткән

2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме 5 триллион сумнан артып киткән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан Премьер-министр урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

«2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме 5 триллион сумнан артып китте. Чагыштырма бәяләрдә ул , алдагы ел белән чагыштырганда, 3,9 процентка арткан», — диде министр.

Аның әйтүенчә, икътисад үсешенә эшкәртү сәнәгате, зур инфраструктура проектларын тормышка ашыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең күләмен арттыру зур өлеш керткән. «Моннан тыш, үсешкә кулланучыларның активлыгы, кече һәм урта бизнес, шулай ук, югары инвестицион активлык һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру ярдәм итте», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү