Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе район һәм шәһәр ЗАГСлары белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышлап «Безнең геройларыбызга» акциясе уздыра. Республикабызның һәр районында яңа өйләнешүче парлар махсус хәрби оперциядә катнашучы батыр йөрәкле ир-егетләребезгә үзләренең котлау сүзләрен юллыйлар.
Яңа гына гаилә коручы парларның тормышларындагы кадерле минутларындагы шатлык хисен батыр сугышчыларыбыз белән дә уртаклашуы аерым бер мәгънәгә ия. Дулкынландыргыч мизгелләрдә йөрәк түрләреннән килгән ихлас теләкләр хөрмәт билгесе булып батырларыбызга барып ирешәчәк.
«Безнең геройларыбызга» акциясе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә кыю булулары, туган илгә тугърылыклары өчен хөрмәт билгесе ул. Безнең ватандашлар – әтиләр, уллар, абый-энеләребез тынычлык һәм аяз күк йөзе сагында торалар. Аларга рәхмәтебез зур», – дип белдерде Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова.
Чүпрәле районында йөрәк түреннән язылган хатларны яңа өйләнешүче парлар: Рәсүл һәм Динара Ильязовлар, Баулы районыннан Артур һәм Динара Хисмәтуллиннар имзалады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat