Татарстанда шактый ук катлаулы чордагы икътисадый үсеш йомгаклары – федераль хакимияттән алып, муниципаль хакимияткә кадәр, барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятләрнең тырыш хезмәтенә бәйле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Икътисад министрлыгы коллегиясендә йомгак ясап, шулай дип белдерде.
“Эш, бәлки, күренми дә торгандыр, әмма 5,6 триллион сумлык продукция җитештерү, төбәкнең тулаем продуктын 5,2 триллион сумга җиткерү – гади генә эш түгел. Гаять зур хезмәт бу”, – дип басым ясап әйтте ул.
Татарстан Рәисе төп ставканың югары булуына, аның алга таба үсештә кайбер проблемалар китереп чыгару ихтималына игътибар иткән. “Безне торак төзелеше тармагындагы хәлләр һәм ипотеканың ничек үсәчәге аеруча борчый”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бурычлар арасыннан ул предприятиеләрне һәм тулаем республиканың үсеш дәрәҗәсен саклап калуны билгеләп үткән. Бу исә барлык дәрәҗәләрдәге ярдәм чараларыннан башка мөмкин түгел.
Татарстан Рәисе кадрлар мәсьәләсен әһәмиятле проблемалардан берсе буларак телгә алып үтте.
“Беренчедән – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Биредә мөмкинлекләр зур. Икенчесе – ресурс үзәкләрен һәм индустриаль партнерларны үстерү. Әлбәттә инде, торак мәсьәләсен хәл кылырга кирәк, чөнки теләсә кайсы белгеч аңа мохтаҗ”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук демография проблемасына, шул сәбәпле эшче куллар саны кимү ихтималына игътибарын юнәлтте. Рәис сүзләренә караганда, нәкъ менә шул сәбәпле, аларны башка илләрдән җәлеп итәргә туры киләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat