Казанда бер ир балконын боз сөңгеләреннән чистартканда егылып төшеп үлгән

Фаҗига бүген иртән Казанның Фучик урамында килеп чыккан.

Бүген иртән Фучик урамындагы 44нче йорт янында 63 яшьлек ир-атның канга баткан мәетен тапканнар. Бик тиз генә арада “Ашыгыч ярдәм” медиклары килеп җиткән. Кызганычка, табиблар ир-атның һәлак булуын раслаудан гайре берничек тә ярдәм итә алмаган.

“KazanFirst” хәбәренә караганда, ир-ат кисәү агачы белән балконы түбәсен боз сөңгеләреннән чистарткан. Ниндидер бер мизгелдә ни сәбәптәндер тугызынчы каттан түбәнгә “очкан”. Ул хатынының күз алдында һәлак булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү