Алганчы бирәсе бар: терлек асраучыларга субсидияләр артты, шартлары катлауланды 

Бу атнада терлек асраучылар өчен күптәннән көтелгән яңалык килеп иреште: сыер һәм кәҗә асраучылар, мини-ферма төзүчеләр, мал сатып алучылар өчен субсидия күләмнәре арттырылды. Сөенечле хәбәрне уртаклашырга өлгермәдек, укучыларыбыз көенеп шалтырата башлады. Эш шунда ки, акча алу өчен терлек азыгына чеклар, сату-алу килешүләрен, актлар тапшырырга кирәк булачак. Тотылган чыгымнарның субсидия суммасыннан ким булмавы да кирәк. Без яңалыкның нечкәлекләренә төшенергә тырыштык.  

Бу көннәрдә редакция телефонының да тынып торганы юк. Субсидия шартларын ишеткән бар халык аптырашта.

– Бу хәбәрне ишеткәч, гаҗәпләнүнең чиге булмады. Элек тә субсидияне салым түләүчеләр һәм сыерлары рәсми төстә теркәлгән кешеләр генә ала ала иде. Ә хәзер бөтенләй кызык итеп эшләгәннәр. Болай булгач, болында печән чабып, субсидия алып булмый икән. Азыкны шәхси хуҗалыклардан да алып булмас микәнни? Яки үз эшен башлаган, җир эшкәрткән кеше дә терлек азыгы сата алмый булып чыгамы? Әйтик, безнең районда хуҗалыкларга әзер фураж китерә торган оешма бар. Китереп бушатып биргәч, бик уңайлы. Кайвакыт бу авылга ник бәйләнәләр икән, дип тә уйлап куям. Хәзер авыл кешесен дә кәгазь боткасына чумдыралар булып чыга бит. Кыскасы, бездә бу яңалыкка карата сорау арты сорау туа, – диде Арча районыннан Гөлгенә Гыйниятова.

Балтач районыннан да борчылып шалтыраттылар.

– Печән, ашлыкны сатып алганга чеклар биргән булсалар да, алар сакланмады инде. Чөнки моңарчы кирәк булмады, авыл кешесе аларны күптән ташлады. Бу кышка дигән азык гадәттә көздән туплана. Бу вакытта күпчелек кеше җитмәгәнен генә ала, – диде исемен күрсәтмәүне сораган апа. – Хәзер колхозлар, күмәк хуҗалыклар печән, ашлыкны читләргә сатмый, үзендә эшләүчеләргә генә бирә. Фермер хуҗаларында да касса аппаратлары юк. Бу субсидияләрне алу һәрвакыт бик мәшәкатьле булды. Хәзер тагын да катлауландырганнар. Узган замандагы кебек документ тутыруга калса, халык бер дә риза булмаячак.

Халык арасында шау-шу уяткан шартларга аңлатма бирүен сорап, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илүс Шакировка мөрәҗәгать иттек.

– Халыктан зарлар килүен бик яхшы аңлыйбыз. Бу хакта районнарга чыккач та ишетәбез. Тик бу шартлар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары нигезендә эшләнә. Быелдан һәр хуҗалык үзенең чыгымнарын дәлилләргә тиеш була. Шуңа күрә моннан соң терлек азыгы сатып алганда чекларны да сорап алырга туры киләчәк. Азыкны шәхси хуҗалыклардан да, фермерлардан да алып була, тик ике арадагы алыш-биреш турында мәгълүмат кына булырга тиеш. Касса чегы, сатып алу килешүләре, товар накладное кебек рәсми кәгазьләрдән тыш, акчаны картага күчергәнне дәлилли торган документ (телефон кушымтасыннан алынган банк чегы) та ярый. Эшчеләренә хезмәт хакын, ярдәмне печәнләтә, ашлыклата бирә торган колхоз, хуҗалыклар өчен дә шушындый ук таләпләр булачак, – дип аңлатты Илүс Шакиров.

Тагын кайбер нечкәлекләргә тукталып узыйк. Чекларда күрсәтелгән чыгымнар 6300 сумнан күбрәк булырга тиеш. Моннан тыш, узган ел сатып алган ашлык, печән чекларын да исәпкә алачаклар. Ә инде аларын кешеләр ничек җыеп алыр – монысы һәркемнең үз баш авыртуы булыр, ахры.

Бер-ике генә сыерына азыкны үзе әзерләүче кешеләр дә, үзләренең җире, техникасы булганнар да бар. Ягъни алар азыкны сатып алмаска мөмкин, ләкин шул ук вакытта ягулыкка тотылган чыгымнары бар. Эшчеләргә акча түләп эшләтү дигән күренеш тә бар. Аларны ничек дәлилләргә соң? Бу сорауга әлегә без җавап ала алмадык.

Әлеге документларны шәхси хуҗалыкларга апрель ахыры–май башларына кадәр әзерләп бетерергә кирәк булачак. Ә субсидияләр ел дәвамында биреләчәк. Документларны авыл советларына да җыеп тапшырырга, шулай ук һәр кешегә «Мои субсидии» сайты аша да рәсмиләштерергә мөмкин.

Моннан тыш, хуҗалыктагы барлык терлекләр дә 1 гыйнварга электрон хуҗалык кенәгәсенә кертелгән булырга тиеш. Шулай ук ветеринария чараларын да эшләтү мәҗбүри, чөнки бер сыерга тиешле 6300 сумның 300 е әлеге чыгымнарның бер өлешен кире кайтару өчен бирелә.

Министрлык вәкиле сүзләренчә, кайбер районнар бу яңалыкны аңлап кабул иткән. Әйтик, Балтач районындагы шәхси хуҗалыкларның 99 проценты азыкны каяндыр сатып ала, ягъни чыгымнары бар. Үзгәрешләрне кискен кабул итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Чирмешән, Арча, Чистай районнары. Әлеге районнардагы шәхси хуҗалыклар терлек азыгын башлыча үзләре әзерли икән. Шуңа күрә мондый кешеләргә субсидия алу өчен шактый мәшәкатьләнергә туры килергә мөмкин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү