Рөстәм Миңнеханов танк училищесында студент-каһарманнар стеласына чәчәкләр салды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов студент-каһарманнар стеласына чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Чара Жуков орденының югары танк командасы Кызыл Байрак училищесында узды. Бу хакта Татарстан лидерының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, КВТКУ башлыгы генерал-лейтенант Виталий Герасимов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Владимир Майстренко, ТР ветераннар берлеге, “Юнармия” патриотик хәрәкәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Тантана гадәттәгечә почетлы каравыл ротасы маршы белән тәмамланды.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү