Рөстәм Миңнеханов, Илгиз Хәйруллин вафат булу сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
«Илгиз Кәлимулла улы вафатына бәйле рәвештә тирән кайгы кичерәбез. Ул үзенең гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлады һәм һәрвакыт чын күңелдән эш өчен борчылды. Безнең хәтердә ул ярдәмчел һәм талантлы җитәкче буларак калачак. Бу зур югалтуны кичерер өчен гаиләгә көч һәм сабырлык телим» – диелә кайгынамәдә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан премьер-министрының элеккеге урынбасары Илгиз Хәйруллин бүген, 22 февраль көнне, 85 яшендә вафат булды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat