Күп кенә хатын-кызлардан: «Хәзерге заманда юньле ир-ат калмады!» – ише сүзләр ишетергә туры килә. Нинди була соң «юньле» ир-ат? Егетлек – нәрсә ул? Ирләргә нәрсә килешми? Бәйрәм сораштыруы шул хакта.
Ләйлә Лерон, блогер:
– Мин ир-егетләрне хатын-кызлардан фәкать физик көч кенә аера дип саныйм. Шуңа күрә, миңа калса, егет кеше физик көчен контрольдә тотып, аны дөрес итеп куллана белергә тиеш. Әйтик, үзем кадәр карбыз күтәреп урамнан барганда, артымнан берәр ир-ат килеп чыгып, «әйдәгез, мин сезгә ярдәм итәм» дисә, мин аңа сокланып караячакмын. Ачык күңелле, үз хисләрен белдерергә курыкмый торган егетләргә дә сокланам. Күп кенә әти-әниләр: «Егетләргә хисләрен күрсәтү килешми!» – дип үстерә. Миңа калса, бу дөрес түгел. Хатын-кызларның үзләренә авыр булачак. Элек IQ, ягъни акыл дәрәҗәсе мөһим булса, хәзер ЕQ, ягъни эмоциональ интеллект югары бәяләнә.
Җырчы Марина Карпова: «2022 елда ук җырларыбыз белән озатып калган идек…»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat