Татарстанлылар янәдән сәгать поясын үзгәртергә сорыйлар

Татарстанлылар янәдән сәгать поясын үзгәртергә сорыйлар. Бу хакта алар Татарстан Рәисенең телеграм-каналында комментарийларда язалар.

Халык сүзләренчә, республикага башка вакытка күчәргә кирәк. Яз җитү белән Татарстанның кайбер почмакларында төнге икедә-өчтә кояш чыга. Шуңа бәйле рәвештә алар сәгать поясын бер сәгатькә яки ике сәгатькә алыштырырга сорыйлар.

«Мондый вакыт белән җәйне дә сизмисең. Төнлә якты, ә кичен эштән кайтырга өлгермисең — караңгы», — дип зарлана комментаторларның берсе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү