Татарстанда -28 градуска кадәр суыклар көтелә

Бүген Татарстанда аязучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Иртән урыны белән томан булачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометүзәктә.

Җил төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с. Иртә белән -16..-21 градус, аязганда -23.-28 градус. Көндез иң югары температура -8-13 градус булачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү