Рөстәм Миңнеханов Серик Шапкенов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакиме Серик Шапкенов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Илләр лидерлары Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев төбәкләр дәрәҗәсендә багланышларны актив рәвештә хуплыйлар.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек көн тәртибе гадәттәгечә бай. «Без үзебезнең яхшы туганлык мөнәсәбәтләребезне тоябыз. Казахстан — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Атырау өлкәсенең үзара файдалы партнерлыкны үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Барыннан да элек, энергетика һәм нефть химиясе, машина төзелеше, җиңел сәнәгать, азык-төлек сәнәгате, ИТ һәм башка юнәлешләрдә.

Татарстан Рәисе шулай ук индустриаль мәйданчыкларны үстерү, инвестицион климатны арттыру, уңайлы шәһәр һәм авыл мохитен үстерү буенча тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел КФУда танылган казах шагыйре, философы һәм мәгърифәтчесе Абай Кунанбаев исемендәге Казах теле һәм мәдәнияте үзәге ачылды. Ә БРИКС саммиты көннәрендә Казанда аның хөрмәтенә бюст ачтылар.

Республика Рәисе Атырау өлкәсе вәкилләрен 15-16 май көннәрендә Казанда узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумына чакырды. «Ышанам ки, форумда катнашу сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлегебезне киңәйтү өлкәсендә яхшы нәтиҗә бирәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Серик Шапкенов кунакчыллык һәм җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде: «Без Татарстанда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Безнең телләр, гореф-гадәтләр һәм йолалар охшаш. Безнең мәдәниятләр бер-берсен тулыландыра».

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Атырау өлкәсенең, бигрәк тә икътисад структурасында, уртак яклары күп: ике төбәктә дә нефть сәнәгате үскән.

«Безнең төбәкләргә бер-берсенең уңышлы тәҗрибәсен үзләштерергә, уртак проектларны үстерергә кирәк. Шулай ук без Россиянең танылган „КАМАЗ“ компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә телибез», — дип өстәде Хаким.

Белешмә өчен:

Атырау өлкәсе 1938 елда оеша. Казахстанның көнбатышында урнашкан. Атырау өлкәсенә Казахстан сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменнән 24%ы туры килә. Өлкә табигый ресурсларга бай, интенсив рәвештә үсә торган нефть-газ сәнәгате белән әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булып тора.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү