Татарларның акча яратуы, төп ставканың артуы һәм артта калган районнар. Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында катнашкан федераль кунаклар республиканы ирешкән уңышлары өчен мактады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә бүгенге шартларда тагын да уяурак булырга киңәш итте.
2024 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның тулай төбәк продукты 5,2 триллион сум тәшкил иткән.
– Бу узган ел белән чагыштырганда 3,9 процентка күбрәк. Тулай продукт күрсәткече үсешен казылма байлыклар чыгару (25,6 процент), эшкәртү сәнәгате (19,5), күпләп һәм ваклап сату (10,5), төзелеш (7,3), транспортлау һәм саклау (5,9), авыл хуҗалыгы (3,9) кебек тармаклар тәэмин итте, – дип былтыр ирешкән төп саннарга тукталды Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Республика икътисадына кертемнәрнең өчтән бере Казанга (34,6 процент) туры килә. Икенче урында – Әлмәт районы (14,4 процент). Беренче бишлектә – Түбән Кама районы (9,6 процент), Чаллы шәһәре (9,3 процент) һәм Алабуга районы (3,2 процент) да бар.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, санкцияләр басымы, кадрлар дефициты, төп ставканың югары булуы, кайбер тармакларның түбән нәтиҗәлелеге кебек сәбәпләргә дә карамастан, былтыр күрсәткечләрне үстерүгә ирешкәннәр. Саннарны алга таба киметмәс өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, инвестицион активлык, кече һәм урта бизнесны үстерү кебек юнәлешләрдә эшне көчәйтергә кирәклеген әйтте министр.
Сүз уңаеннан, утырышта хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләсенә аерым тукталдылар. Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы, текстиль, әзер металл эшләнмәләр җитештерү кебек тармакларда хезмәт ресурсларының җитештерүчәнлеге чагыштырмача түбәнрәк. Биредә күрсәткечләр илкүләм саннардан калыша. «Һәр тармак һәм предприятие буенча аерым эш алып барырга кирәк. Чөнки гомуми саннар үсеш күрсәтсә дә, аерым юнәлеш яки предприятие буенча вазгыять үзгә булырга мөмкин», – диде ул. Бу форсаттан, эшне роботлаштыруга игътибарны арттырырга кушты министр.
– Икътисад үсешендә шәхси бизнес зур урын алып тора. 2024 елда кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше 2,8 триллион сумнан артып китте, үсеш – 110 процент, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Татарстан эшкуарлары былтыр федераль үзәктән – 75,5 миллиард сумлык, республика программалары буенча 7 миллиард сумлык ярдәм алган. Министр бу юнәлештә начар эшли торган районнарны да атады. Болар – Әгерҗе, Югары Ослан, Минзәлә, Спас һәм Чирмешән районнары. Алга таба «глава»ларга бу мәсьәләне ныграк игътибар үзәгендә тотарга туры киләчәк.
Икътисад үсешен тәэмин итә торган тагын бер күрсәткеч – төп капиталга инвестицияләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 1,4 триллион сум тәшкил иткән. Утырышта китергән саннардан күренгәнчә, республиканың 13 районы, узган ел белән чагыштырганда, инвестиция үсешен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә алмаган. Исемлек ахырында Кама Тамагы, Кайбыч һәм Теләче районнары.
Утырышта катнашкан Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников Мидхәт Шаһиәхмәтовның чыгышын югары бәяләде. «Мин әзерләгән саннарның яртысын сөйләп бирделәр инде. Җитди итеп әйткәндә, министрның чыгышы бик ошады», – диде ул. Максим Колесников кече технологик компанияләр үсешенә аерым тукталып, республиканың бу юнәлештә ил күләмендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында булуын әйтте. Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәк сәнәгате сәясәте департаменты директоры урынбасары Дмитрий Королев – Татарстанның дәүләтара сәнәгать парклары белән эшләүдә әйдәп баруын, Россия экспорт үзәгенең төбәк программаларын координацияләү буенча директоры Олег Родионов республиканың чит илләрдә ачылган вәкиллекләре саны буенча алдынгылыгын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүгенге кебек катлаулы чорда Татарстанның икътисадый үсеше ул – хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең, предприятиеләр һәм бизнесның уртак тырышлыгы:
«Татарлар акча ярата, диләр… Әмма без аны эшләп табабыз бит. Республика – федераль бюджетка иң зур салым түләүче. Һәм бу дөрес тә. Икътисадыбызга һәм предприятие җитәкчеләренә зур рәхмәт!»
Татарстан Рәисе фикеренчә, тулай төбәк продуктының 5,2 триллион сумга җитүе һәм төп капиталга инвестицияләр җиңел генә бирелми, бу – бик зур хезмәт нәтиҗәсе.
Рөстәм Миңнеханов төп ставканың югары булуына игътибар итеп, аның икътисадны алга таба үстерүдә кыенлыклар тудырырга мөмкин булуын әйтте. «Безне торак төзелеш тармагы белән нәрсә булачагы һәм ипотеканың ничек үсәчәге аеруча да борчый. Бу мәсьәләне ил җитәкчелеге алдында күтәрергә җыенабыз», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов хезмәт җитештерүчәнлеге һәм кадрлар кытлыгы мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, бу юнәлештә кадрлар әзерләү, ресурс үзәкләре ачу кебек комплекслы эш алып барырга кирәк. «Могҗиза көтмәгез, демография нинди икәнен күрәбез – кимү булачак. Шул сәбәпле кайбер тармаклар өчен кадрларны чит илләрдән җәлеп итәргә туры киләчәк», – диде Татарстан Рәисе. Шулай ук, республика белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә дә эш алып бара.
Рөстәм Миңнеханов бизнеска да аерым тукталды. Ул эшкуарлык эшчәнлеге күрсәткечен киметүгә юл куймаска кушты. Бизнес вәкилләренә исә дәүләттән ярдәм чараларыннан активрак файдаланырга киңәш итте. Аерым алганда, хәләл продукцияне экспортка озатуга игътибар итәргә тәкъдим итте. «Илнең Икътисадый үсеш министрлыгына мөрәҗәгать итеп әйтәм: сез депрессив төбәкләргә ярдәм күрсәтәсез. Тик төп тотка ул – алга киткән икътисады һәм эшкә сәләтле кешеләре булган төбәкләр. Безне дә игътибардан читтә калдырмагыз», – диде Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү кунакларына мөрәҗәгать итеп.
Татарстан икътисады – саннарда
– Татарстан икътисадының 47,1 проценты сәнәгать җитештерүенә туры килә.
– Татарстанда былтыр реаль хезмәт хакы – 12,7 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 3,8 процентка арткан.
– 2024 елда республикадан экспорт күләме 12 миллиард долларга җиткән. Алдагы елга караганда, үсеш – 117,6 процент.
– Узган ел Татарстан сәнәгать паркларында 1,7 меңнән артык предприятие теркәлгән, аларда 70 меңнән артык кеше эшли.
– Былтыр республикада онлайн сатучылар 13 процент диярлек артып, 68 меңне тәшкил иткән. Еллык керем – 70 миллиард сум тирәсе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat