Бүген Казанда Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның элеккеге Премьер-министры урынбасары, республика Иҗтимагый палатасының беренче рәисе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрәсиме булды. Матәм митингында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, парламент депутатлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Матәм митингын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев уздырды.
Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Безнең республика зур югалту кичерде, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Илгиз Кәлимулла улы арабыздан китте, — дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. — Бүген без гомерен һәм көчен туган республикага, халкына хезмәт итүгә багышлаган күренекле шәхес белән хушлашабыз. Республика Хөкүмәтендә без аның белән кулга-кул тотынышып эшләгән идек, мин − Премьер-министр, ул — вице-премьер. Белемле һәм тәҗрибәле җитәкче Илгиз Хәйруллин үз максатына ирешә һәм бөтен эшне ахырына кадәр җиткерә белә иде. Аны бер яктан хезмәт сөючәнлек һәм таләпчәнлек, икенче яктан тыйнаклык һәм кешелеклелек аерып торды. Аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр».
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Безнең хәтердә ул ярдәмчел һәм талантлы җитәкче булып калачак, — дип ассызыклады республика Рәисе ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев укыган телеграммасында. — Гаиләсенә бу зур югалтуны кичерер өчен көч һәм сабырлык телим».
Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, язмыш кушуы буенча, үзенең ике тапкыр Илгиз Кәлимулла улының варисы булуын искә төшерде: башта вице-премьер, аннары Иҗтимагый палата рәисе сыйфатында. «Ул кешеләрне берләштерә, килешмәс кебек тоелган фикерләрне татулаштыра белә иде, — дип ассызыклады Зилә Вәлиева, — шуңа күрә кешеләрне, хакимиятне һәм җәмгыятьне берләштерүче яңа институт буларак Иҗтимагый палата формалашканда, нәкъ менә Илгиз Хәйруллиннан да кулайрак кеше табылмады. Ул үзара хезмәттәшлекнең шундый принципларын төзи алды. Ул ачык һәм якты кеше иде».
Матәм митингында Илгиз Хәйруллин турындагы истәлекләре белән шулай ук Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» АҖ генераль директоры Илшат Әминов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов уртаклаштылар, ул Илгиз Хәйруллинның исеме Биектау авылындагы яңа урамнарның берсенә һәм Илгиз Хәйруллинның туган авылы Ямаширмә авылындагы мәктәпкә биреләчәген хәбәр итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat