Бүген, 25 февральдә, Татарстанда циклон йогынтысы сәбәпле уртача салкын, карлы һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы (көндез аязучан болытлы) һава торышы фаразлана. Бөтен төбәктә бераз, ә урыны белән уртача кар яву көтелә. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.
Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исүен дәвам итә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Төнлә -11, -16 градус булганнан соң, тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава -5, -10 градуска кадәр (Казанда -5, -7 градуска кадәр) җылына.
Элегрәк «Татар-информ» республикада циклоннар йогынтысы сәбәпле уртача салкын һәм карлы һава торышы урнашу турында хәбәр итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat