Тарих: бәяләр һәм ялгышлар

Теге яки бу тарихи вакыйгага объектив бәя бирелсен өчен күпме вакыт узарга тиеш? Ун, егерме елмы, әллә ярты яисә бер гасырмы? Ихтимал, төрле очрак өчен төрлечәдер, тик Сергей Есенин: «Большое видится на расстоянии», – дип язган кебек, вакыт узу зарурдыр. Чөнки көнендә, сәгатендә бирелгән бәя гадәттә дөрес булмый. Хис-кичерешләр өстенлек итә, мәгълүмат чаралары ялгыша яисә алдаша, кайнар яңалыклар башны да кайнарлый. Вакыт үтеп, хисне салкын акыл алыштыргач, пропаганданың тырышулары чүплеккә очкач, тарихчылар да үз сүзен әйткәч кенә, бәянең дөресе ярала башлый.

Бәяләү үзен кайчак шактый озак көттерә. Мәсәлән, Октябрь революциясеннән соң гасырдан артык вакыт узып та, бездә аңа объектив рәсми бәя бирелгәне юк әле. Октябрь революциясе – кем өчендер үтә дә радикаль партия (большевиклар) оештырган, илне бөек тетрәнүләргә:  Гражданнар сугышы, коллективлашу, ясалма ачлыклар, репрессияләргә илткән фетнә. Икенче берәүләргә ул – кешелекне яктыга, яхшыга, тигезлеккә алып чыгарга ният тоткан бөек революция. Ленинның һәйкәлләре әле дә шәһәр саен, үзе исә, үлеменә бер гасыр вакыт үтеп тә, җир куенына тапшырылмаган килеш. Бу, ихтимал, совет чорында яшәгән, Октябрь идеалларыннан баш тартмаган халык властька арты белән борылмасын өчен эшләнәдер. Миңа калса, тагын чирек яки ярты гасыр узуга, Ильич мавзолейдан зиратка күчәчәк, һәйкәлләре сирәгәячәк. Коммунизмга утопия дип караучылар бөтенләй ишәеп, «кызыл террор», Гражданнар сугышы китергән бәлаләрдә олы дәһшәт күрмәүчеләр тагын да артуга, пролетариат юлбашчысын артык даһига да, бетеп беткән явызга да санамый башлаячаклар. Инкыйлаб та тиешле бәясен алачак. Француз «большевигы» Робеспьерга Парижда нибары бер һәйкәл һәм бер мемориаль такта барлыгын язалар. Ике гасырдан артык вакыт үткән, революция корбаннарын артык кызганучы да, «Ирек, тигезлек, туганлык» шигаре авторына сокланучы, яисә аны каргаучылар да бүген юк. Франция – башка ил, анда башка тәртипләр. Тарихны, аның ул канлы чорын белгән, өйрәнгән тәкъдирдә дә анда толерантлык яши. Чөнки французлар аңлый: мәйданнарда, халык карап торганда, атна саен, көн саен гильотинада кеше башы кисүләр бүтән беркайчан да кабатланмаячак.

Әлбәттә, бездә дә ГУЛАГлар кабатланмаячак, яңа «халыклар атасы» тәхеткә менмәячәк. Шуңа да карамастан, мыеклы, френчлы абзыйның портретларын тотып урамга чыгучылар, «Сезгә барыгызга да Сталин җитми!» – дип кычкыручылар әле юк түгел. Беренчедән, вакыт аз узу сәбәпле, без әле дә суынмадык, икенчедән, 70 елга сузылган «тигезлек»тән – фәкыйрьлектәге тигезлектән соң бүгенге чамадан ашкан тигезсезлек халыкта ачу тудыра. Бу очракта да вакыт иң яхшы табиб, иң яхшы бәяче булып кала.

Тарихи вакыйгаларга дөрес бәя дигәндә, дәүләтнең дә роле зур. Аерым дәүләтләрдә еш кына тарих үткәнгә юнәлтелгән сәясәт булырга мөмкин һәм була да. Андый тарафларда тарихчылар да заказ буенча халыкка ризык хәстәрләүче пешекче ролендә йөри. Физика-математика фәннәре кандидаты булган танышым: «Мин тарихны фәнгә санамыйм», – дияргә ярата икән, ул моны шул сәбәпле дә әйтә. Дәүләтләр, алардагы идеология тарихны кайчак шундый итеп имгәтә: хакыйкать бөтенләй калмый. Корбаннарны дәүләт сирәк искә ала, аларга һәйкәлне дә куйганда куя, куймаганда юк. Ә менә патшалар үзләренә үзләре, дәвамчылары куйган һәйкәлләр, дәүләтнең көчен, даһилыгын күрсәткән монументлар һәрчак урыннарында, алар кала. Шул ук Петр I нең коточкыч рәхимсез кеше булганлыгын һәр тарихчы белә. Тик аның исеме – тарихның түрендә. Чөнки, гафу итегез, ул – Россияне империя иткән зат. Халыкка бу хәл бер бәла генә булса да, дәвамчылар өчен, алар идарә иткән илнең бөеклеге өчен, халык тиешле юнәлештә уйласын, тиешле тәрбия алсын өчен, бу үтә дә мөһим. Хәтта ясалма батырлар, шикле җиңүләр дә мөһим. «Тарих ул – диңгездә йөзү картасы. Әгәр дә кораблар су төбенә киткән, баткан урыннар соңыннан бөек җиңү урыннары дип игълан ителә икән – ул ил бәхет күрмәячәк», – дип, бер популяр язучы һәм тарихчы әйткән гыйбарә күп очракта буш сүз генә булып кала…

Вакыт узып та дөнья күләмендә тиешле бәя алып бетермәгән янә бер вакыйга – Беренче бөтендөнья сугышы. Барысын да барлап, анализлап чыкканда югыйсә чәчләр үрә торырлык. Без алда телгә алган революция, ул китергән тетрәнүләр генә түгел, алты елга сузылган, 65 миллион кешенең башын ашаган Икенче бөтендөнья сугышы – шул ук Гитлер, холокост, дистәләгән концлагерьлар, меңләгән җимерелгән шәһәр-авыллар, без югалткан 27 миллион корбан – барысы-барысы, хәтта японнар башына ташланган ике атом бомбасы да Беренче зур сугышка, кемнәрнеңдер реваншка сусавына барып тоташа бит.

Кыскача аңлатканда, олы сугышта җиңелгән дәүләт һәм халыкларга берничә дистә ел күз-колак булып тору кирәктер. Олы, үзен хөрмәт иткән халык җиңелеп кимсетелә, биләмәләре кискәләнә, тартып алына, хокуклары чикләнә икән, ул халыкта автомат рәвештә диярлек реванш алу, элекке бөеклекне кире кайтару кәефе туа. Андый вакытларда, чүлмәктән чыккан җен кебек, төрле фюрерлар да бик тиз ярала, халык аларга иярә. Европа илләре, Гитлерны бишектә чакта ук буасы урында, аңа Чехословакиядән дә өлеш чыгара, Австрия аннекцияләнгәндә дә читтән карап торалар, Сталин белән килешү төзегәндә дә дәшмиләр. Ә 1939 елның сентябрендә инде соң була – кыйтга дөрләп яна башлый. Беренче зур сугыш булмаган очракта ХХ гасыр тарихының гел башка, күпкә имин, тыныч юлдан китәсен укучы чамалыйдыр дип уйлыйм. Гомумән, тарихны, андагы вакыйгаларны дөрес бәяләмәү кешелеккә бик кыйммәткә төшә.

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү